Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
23.06.2017

ТР Премьер-министры Юстиция министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Юстиция министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән ведомство башлыгы вазифасына Рөстәм Заһидуллин билгеләнде. Моңа кадәр ул министрның беренче урынбасары иде.

Лариса Глухова Татарстан Президенты Дәүләт-хокукый идарәсе башлыгы вазыйфасына билгеләнде.

Искәртеп узабыз, моңа кадәр Дәүләт-хокукый идарәсе башлыгы булып торган Фәридә Волкова кичә, республика Конституцион суды хөкемдары итеп билгеләнү белән бәйле рәвештә, вазифасыннан азат ителде.

(Татар-информ)



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!