Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.02.2016

ТР Президенты Балык Бистәсендә сәламәтлек саклау кадрларына ихтыяҗ проблемасын хәл итәргә күрсәтмә бирде

ТР Президенты Балык Бистәсендә сәламәтлек саклау кадрларына ихтыяҗ проблемасын хәл итәргә күрсәтмә бирдеТатарстанның Балык Бистәсе муниципаль районына демография мәсьәләләре белән шөгыльләнергә кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов район советы утырышында ассызыклады. Утырышта ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты. Төп доклад белән муниципаль район башлыгы Илһам Вәлиев чыгыш ясады.

Президент Балык Бистәсе районының сәламәтлек саклау өлкәсе Татарстан күләмендә 14-15 нче позициядә булуын, инфраструктураны яхшырту, беренчел звено үсеше кайгыртылуын билгеләп узды. Шулай да, Рөстәм Миңнеханов яңа туган балалар үлеме, үпкәләрнең хроник чиреннән үлем дәрәҗәсенең шактый югары булуына игътибарны юнәлтте. “Иң мөһиме – халыкның табигый үсеше. Республика буенча табигый үсеш 10 мең 416 кеше булган, ә сездә халык 166ка кимегән. Гаиләләр балалар тапсын өчен уңайлы шартлар тудырырга, аларга ярдәм итәргә кирәк. Күп балалы гаиләләр күпкә татурак, иминрәк була”, - дип ассызыклады Татарстан җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов кадрлар кытлыгы проблемасына тукталды. Ул Мамадышны үрнәк итеп китерде: алар Украинадан 6 табиб җәлеп иткән. “Һәр районда моның белән шөгыльләнәләр! Балык Бистәсенә табиб тапмаска инде?! Монда яшәү өчен шартлар искиткеч. Кадрлар белән шөгыльләнергә, әзерләргә дә, шулай ук читән дә чакырырга кирәк”, - диде ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20