Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.06.2016

ТР Президенты "Бердәм Россия"нең сайлау алды исемлегенә кертелгән

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Бердәм Россия"нең сайлау алды исемлегенә кертелгән. Партиянең югары һәм генераль советы исемлегендә тагын 18 губенатор бар, дип яза "Интерфакс".

Уртак утырышта партия лидеры Дмитрий Медвевның "бердәмроссиялеләрнең" сайлау алды исемлегенә Чечня башлыгы вазифаларын башкаручы Рамзан Кадыйров, Кырым Республикасы прокуроры Наталья Поклонская, режиссер, Гомумроссия халык фронты рәистәше Станислав Говорухин, Советлар Союзы Герое, танылган полярчы Артур Чилингаров һәм Һава-десант гаскәрләре командующие Владимир Шамановны кертү тәкъдиме хупланган.

Партия лидеры тәкъдиме буенча 18 сентябрьдә узачак Дәүләт Думасына сайлауларда "бердәмроссиялеләр" исемлегенә тугыз губернатор һәм ун республика башлыгы кертелгән. Миңнеханов һәм Кадыйровтан тыш, исемлектә Рамазан Абдуллатыйпов (Дагстан), Сергей Аксенов (Кырым), Егор Борисов (Саха-Якутия), Андрей Воробьев (Мәскәү өлкәсе), Василий Голубев (Ростов өлкәсе), Алексей Гордеев (Воронеж өлкәсе), Юнус-Бәк Евкуров (Ингушетия), Юрий Коков (Кабарда-Балкария), Георгий Полтавченко (Санкт-Петербург), Евгений Савченко (Белгород өлкәсе), Сергей Собянин (Мәскәү), Рәшит Темрезов (Карачай-Черкесия), Аман Тулеев (Кемерово өлкәсе), Аслан Тхакушинов (Адыгея), Рөстәм Хәмитов (Башкортстан), Владимир Якушев (Төмән өлкәсе) бар.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20