Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.01.2016

ТР Президенты: "Без сатып алуларның нәтиҗәлелеген мөмкин кадәр арттырырга, бу процессны гадиләштерергә тиешбез"

ТР Президенты: "Без сатып алуларның нәтиҗәлелеген мөмкин кадәр арттырырга, бу процессны гадиләштерергә тиешбез" Татарстан Республикасының 44нче ("Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, хезмәтләр сатып алу һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә контракт системасы турында"гы) һәм 223нче ("Аерым юридик затлар тарафыннан товарлар, эшләр сатып алу һәм хезмәт күрсәтү турында"гы) федераль законнары кысаларында башкарыла торган сатып алуларның гомуми еллык күләме 237 млн сумга бәяләнә. Бу сумма ТРның консолидацияләнгән бюджет күләменә тәңгәл.

ТРда заказ бирүчеләрнең гомуми саны 8 меңнән артык булса, сатып алуларда катнашучы товар җибәрүчеләр саны - 33 меңнән күбрәк. 2015 елда конкурсларда җиңгән товар җибәрүчеләрнең 60 проценты - җирле товар җитештерүчеләр. Бүген ТР сатып алулар буенча Дәүләт комитетының коллегия утырышында бу хакта әлеге ведомствоның  җитәкчесе Ольга Редько бәян итте.

"Бүгенге икътисади вазгыятьтә нәтиҗәле дәүләт сатып алулары системасының оештыру һәм аның нәтиҗәлелеген бәяләүнең объектив системасын оештыру зур әһәмияткә ия", - дип ассызыклады О.Редько үзенең чыгышында. Аның сүзләренчә, 2015 елда ТР сатып алулар буенча Дәүләт комитеты үткәргән сатулар нәтиҗәсендә, бюджет акчаларын янга калдыру шактый арткан. Барысы 2,7 млн сум акча янга калдырылган.

ТР дәүләт сатып алуларының нәтиҗәлелеген һәм үтә күренмәлелеген арттыру максатында, Татарстанда төбәк мәгълүмат системасы эшләнгән. Ул дәүләт сатып алулары порталы белән берләштерелгән, һәм контрактлар буенча бюджет акчларын сарыф итүне контрольда тотарга мөмкинлек бирә.

Бүгенге утырышта проектны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов тәкъдим итте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика гамәлдә булган сатып алулар системасын камилләштерергә кирәклеген ассызыклады. "Без катлаулы икътисади вазгыятьтә, финанслау күләме җитәрлек булмаган шартларда сатып алуларның нәтиҗәлелеген арттырырга, бу процессны гадиләштерергә тиешбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Бүген система бик зур һәм бик үк нәтиҗәле түгел. Барысы да аңлаешлы, үтә күренмәле булсын өчен нишләргә кирәк? Быел ук эшли алсын өчен системаны җайга салу зарур. Бу процесс безнең муниципалитетларга да транслацияләнергә тиеш. Бу система бөтен җирдә эшләргә тиеш", - дигән йөкләмә бирде Татарстан Президенты. Аның сүзләренчә, 2015 елда бюджет өлкәсендә генә дә сатып алулар күләме 77 млрд сум тәшкил иткән, 223нче Федераль закон буенча сатып алулар башкаручы компанияләрдә - 160 млрд сум.

ТР Президенты төзелеш комплексындагы сатып алуларга игътибарны юнәлтте, шулай ук дәүләт сатып алуларын тормышка ашырган вакытта электрон документларга күчәргә һәм сатып алулар өлкәсендә мәшгуль кадрлар квалификациясен арттырырга кирәклегенә басым ясап сөйләде. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20