Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.03.2016

ТР Президенты: "Безнең бурыч - коррупциягә каршы көрәшү, аның сәбәпләрен ачыклау буенча чаралар күрү"

ТР Президенты: "Безнең бурыч - коррупциягә каршы көрәшү, аның сәбәпләрен ачыклау буенча чаралар күрү"  Татарстанда прокуратура органнары  ачыклаган товарлар сатып алу, эшләр башкару, хезмәт күрсәтү турындагы законнарны  коррупцион юнәлешле бозу очраклары саны арту күзәтелә. Бүген бу хакта ТРда коррупциягә каршы көрәш буенча эшләрне координацияләү комиссиясе утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.  Чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов һәм башкалар катнашты.

"Безнең республика халык хакимиятнең коррупциягә каршы көрәш буенча эшен аеруча уңай бәйләгән Россия төбәкләре арасына керде. Әмма коррупцияне җиңүне бәйрәм итәрлек җирлек юк әле. Киресенчә, эшләнеп бетмәгән эшләр турында җитди сөйләшү булырга тиеш", - дип мөрәҗәгать итте утырышка җыелучыларга Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты сүзләренчә, соңгы биш елда корупцион юнәлешле закон бозулар саны арта бара: дәүләт һәм муниципаль сатып алулар өлкәсендә - 1,5 тапкыр диярлек, башкарылган эшләрнең бәясен арттыру буенча - 16 тапкыр.

"Хокук саклау органнары тарафыннан ачыкланган бюджет акчаларын законсыз үзләштерү белән бәйле җинаятьләр кимеми. Коррупцион юнәлешле җинаятьләр саны өчтән бер тапкыр диярлек артты. Узган ел ришвәт алуның 400дән артык очрагы ачыкланган. Әлбәттә, бу саннар  чынбарлыкны чагылдырмый. Коррупция безнең тормыш барлык якларын колачлаучы киңрәк күренеш", - диде ул.

Ул искәртеп узганча, быел гыйнвар аенда Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш советы утырышы узды. "Ил Президенты бюджет акчаларын тотуны контрольлек иткән структураларның эш нәтиҗәлелеген арттыру буенча анык бурычлар куйды. Өстенлекле юнәлешләр арасында бюджет акчалары белән намуссыз эш итүче затларда башлангыч этапларда ук шәхси кызыксынучанлыкны, ялган яки аффилирланган оешмалардан файдалану очракларын ачыклау, шулай ук мәнфәгатьләр низагын булдырмау билгеләнде", - дип белдерде ул.

Белешмә өчен. 2015 елда  дәүләт органнарында хезмәти тәртип таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр низагын җайга салу буенча комиссияләр 106, җирле үзидарә органнарында 422 утырыш үткән. Утырышлар нәтиҗәләре буенча 61 дәүләт һәм 186 муниципаль хезмәткәр дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Җайга салынмаган мәнфәгатьләр низагы булган өчен 11 хезмәткәр җәзага тартылган.

2011-2015 елда дәүләт финанс контроле органнары тарафыннан 5,7 меңнән артык объектта тикшерү үткәрелгән. 156,7 млн сум күләмендә бюджет акчаларын максаттан тыш һәм 3 млрд 449,9 млн сум акчаны нәтиҗәсез сарыф итү ачыкланган.

Узган ел йомгаклары буенча ТР прокуратурасы тарафыннан бюджет турындагы законнарны коррупцияле бозуның 351 очрагын ачыкланган. Алар буенча алты протест китерелгән, 1 млн 592 мең сумлык тугыз иск гаризасы җибәрелгән, 181 күрсәтмә чыгарылган, 209 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган, административ хокук бозу турындагы эш кузгату турында алты карар чагырылган, РФ Җинаять-просессуаль кодексының 37нче маддәсе тәртибендә юнәлдерелгән материаллар буенча 43 җинаять эше кузгатылган.

Прокуратура органнары товарлар сатып алу, эшләр башкару, хезмәт күрсәтүдә коррупцион юнәлешле 458 закон бозу очрагын ачыклаган. Алар буенча 49 протест китерелгән, 187 күрсәтмә чыгарылган, 305 кеше дисциплинар, тагын 82 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылган. Бер елда прокуратура органнары дәүләт һәм муницпаль милекне файдалануда 498 закон бозу очрагын ачыклаган. Алар буенча алты протест китерелгән, 16 иск җибәрелгән, 243 күрсәтмә чыгарылган, 301 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган, административ хокук бозу турында эш кузгату буенча 40 карар чыгарылган, РФ РФ Җинаять-просессуаль кодексының 37нче маддәсе тәртибендә юнәлдерелгән материаллар буенча 18 җинаять эше кузгатылган.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, узган ел нәтиҗәләре буенча бюджет акчаларны законсыз рәвештә үзләштерүгә бәйле 299 җинаять ачыкланган. Бюджетка кагылышлы җинаятьләрнең 137 очрагы мошенниклык һәм 41е хезмәт вазифаларыннан явызларча файдалануга бәйле. Барлык дәрәҗә бюджетларга китерелгән зыян күләме 495, 9 млн сум тәшкил итә. Китерелгән зыян түләтелгән, 659,3 млн сум күләмендә милеккә арест салынган. Бюджет өлкәсендәге 208 җинаять буенча эшләр судларга җибәрелгән, 97 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган. Дәүләт һәм муницпаль милектә булган күчемсез милек, җир кишәрлекләрен үзләштерүнең 231 очрагы фаш ителгән.     

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20