Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.01.2016

ТР Президенты Давоска эш сәфәре кыла

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоска (Швейцария) эш сәфәре кыла.

Сәфәрнең төп максаты -  Бөтендөнья икътисади форумы чараларында катнашу.

Искәртеп узабыз: Бөтендөнья икътисади форумы -2016 Швейцариядә 20-23 гыйнвар көннәрендә узачак. Форумның төп темасы - "4нче сәнәгый революцияне үзләштерү". Моннан тыш, форумда төбәк куркынычсызлыгы, климатик үзгәрешләр, глобаль икътисади үсешнең "яңа нормаль халәте", күпләп сату товарларына бәйле вазгыять һәм башка темалар хакында фикер алышыначаклар.

Бүген кич Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисади форум ачылуда, Crystal Award Ceremony бүләкләрен тапшыруда, шулай ук форум ачылуга багышланган концертта  (Congress Centre, Congress Hall) катнашыр дип көтелә.

Довоска сәфәр кысаларында ТР Президентының эшлекле очрашулары, ике яклы килешүләр, кайбер дөнья компанияләре вәкилләре белән хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышулар да ниятләнгән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.              

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20