Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.06.2016

ТР Президенты фосфорорганик кушылмалар химиясе өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясен тапшырды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фосфорорганик кушылмалар химиясе өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясен тапшырды. Мәртәбәле фәнни бүләкләрнең берсе фосфор химиясе буенча 21st International Conference on Phosphorus Chemistry (ICPC 2016) XXI халыкара конференциянең рәсми ачылу тантанасында тапшырылды.

Искәртеп үтик: 5-10 июньдә дөньяның 32 иленнән 350дән артык әйдәп баручы галим органик химияне үстерүнең теоретик һәм практик юнәлешләрендә эшләячәк. Конференциядә катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, конференцияне оештыру комитеты рәисе, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге А.Е.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты директоры, РФА академигы Олег Синяшин һәм химия фәннәре докторы, РФА мөхбир-әгъзасы Николай Нифантьев сәламләде.

“Бу премияне тапшыру, дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәк буларак, Татарстан Республикасының югары статусын раслый”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов һәм, 20 елга якын премия бөтен дөнья химиклары өчен мәртәбәле бүләк булып тора, дип өстәде.

2015 ел нәтиҗәләре буенча фосфорорганик кушылмалар химиясе өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясе ТР Президенты указы белән Кытайның Пекин һәм Сямынь шәһәрләре ике эре университеты профессоры Юфен Жао ханымга тапшырылды. Ул фосфорорганик химия һәм биорганик химия, медицина химиясе, химик биология һәм Җирдә тормыш барлыкка килү турындагы фәннәр өлкәсендә дөнья белгече.

“Бу премияне алу минем өчен - зур горурлык. Мин Казанда беренче тапкыр. Шәһәрнең матурлыгы таң калдырды, әмма Татарстанда фән үсеше һәм республика җитәкчелегенең аңа мөнәсәбәтен күреп тагын да сокландым”, - дип билгеләп үтте Юфен Жао.

Галимә сүзләренчә, Кытайда профессор Арбузов яхшы билгеле. “Профиль вузларда гына түгел, мәктәпләрдә дә. Ул – бөек галим, фәнгә зур өлеш керткән кеше”, - диде Кытайның ике эре университеты профессоры Юфен Жао.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20