Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.02.2016

ТР Президенты газда эшли торган техника базарын үстерү буенча киңәшмәдә катнашты

ТР Президенты газда эшли торган техника базарын үстерү буенча киңәшмәдә катнаштыТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгородка эш сәфәре кысаларында Россия газда эшли торган техника базарын үстерү буенча киңәшмәдә катнашты. Чара Түбән Новгородта “ГАЗ” автозаводы мәйданчыгында  РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм «Газпром» ҖЧҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер катнашында уздырылды. 

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле үз чыгышында, ИФО төбәкләре 2013 елда дәүләт башлыгының мотор ягулыгы сыйфатында газны куллануны үстерү буенча бурычларын тормышка ашыруда актив катнашучылар, дип билгеләп үтте. ИФО ның 12 субъектында «Газпром газомоторное топливо» ҖЧҖ белән килешүләр имзаланган, 13 субъектта шул хактагы төбәк программалары кабул ителгән. Моннан тыш, газ-мотор ягулыгындагы техниканы кулланучы һәм газ салу станцияләре инфраструктурасын үстерүче оешмалар өчен дәүләт ярдәме каралган.

Федераль дәрәҗәдә дә җитди ярдәм күрсәтелә. Шулай итеп, ТКХ өчен автобуслар һәм техника сатып алуга дәүләтнең субсидияләү программасы кысаларында 2014-2015 елларда ИФО төбәкләренә 1570 берәмлек техника сатып алу өчен 3,2 млрд сум күләмендә субсидия бүлеп бирелгән. М.Бабич билгеләп узганча, бу сумма федераль субсидиянең яртысыннан артыгын тәшкил итә.

Программа кысаларында газ-мотор ягулыгында эшли торган 2600 автобус һәм 700дән артык ЖКХ техникасы сатып алынган. Моннан тыш, техниканың күп өлеше коммерция нигезендә алынган.

Бу күрсәткечләрне арттыру зарур, дип белдерде Бабич. Россия Хөкүмәте тарафыннан миллионлаган кеше яши торган шәһәрләрдә пассажирлар автобусларының һәм ТКХ техникасының 50 процентын газ-мотор ягулыгына күчерү максаты куелган, 300 меңнән артык кеше яши торган шәһәрләрдә – 30 процентын, 100 меңнән артык кеше яши торган шәһәрдә – 10 процентын.

ИФОда газ-мотор ягулыгы базарын үстерүне тоткарлаучы сәбәпләрнең берсе буларак газ-мотор ягулыгын куллана торган техникага хезмәт күрсәтү өчен инфраструктураның үсеш алмавын әйтте. “Округ төбәкләрендә автомобильләрне табигый газ белән тәэмин итүче 62 станция урнашкан, бу Россиядәге гомуми санның чиреген тәшкил итә. 2016 ел ахырына кадәр тагын 24 станция салу планлаштырыла. Әмма Россия Транспорт министрлыгы мәгълүматлары буенча, бу вакытка өстәмә 49 газ заправкасы кирәк булачак”, - диде Тулы вәкаләтле вәкил.

Күп очракта базар, 1998 елда газ-мотор инфраструктурасы объектларының куркынычсызлыгына карата артык катгый таләпләр кабул ителү сәбәпле, үсеш ала алмый, дип билгеләп үтте ул.

«Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер тармак яхшы перспективаларга ия дип саный. “2016 елның 1 гыйнварына “Газпром” компанияләр төркеме 213 газ тутыру компрессор станцияләрен файдалана. 2015 елда газ-мотор ягулыгы буларак табигый газ сату күләме 8 процентка арткан һәм елына 433 млн куб м тәшил иткән”, - диде ул.

Киңәшмәдә катнашучылар газ-мотор техникасы җитештерүдә һәм аңа ихтыяҗны стимуллаштыруга дәүләт ярдәме чаралары турында фикер алыштылар.

Бу хакта ТР Хөкүмәте порталы РФ Президентының ИФО дагы Тулы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте материалларына таянып  хәбәр итә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20