Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.01.2016

ТР Президенты: “Икътисади җинаятьләргә каршы көрәштә икътисади эшчәнлек субъектларының законлы хокукларын яклау мөһим”

 Былтыр Татарстанда икътисад өлкәсендә кылынган авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны, 2014 ел белән чагыштырганда, 15,5 процентка арткан, коррупцион юнәлешле җинаятьләр саны – 29 процентка, вазифаи җинаятьләр саны – 20 процентка.

Бу хакта бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча үткәрелгән коллегия утырышында министр, генрал-лейтенант Артем Хохорин хәбәр итте. Искәртеп үтик: утырыш ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйлаҗев, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һ.б рәсми затлар катнашында уздырылды.

Артем Хохорин китергән мәгълүматларга караганда, 2015 ел дәвамында фаш ителгән ришвәтчелек очраклары саны 63 процентка, күчемсез милек белән операцияләр өлкәсендә җинаятьләр саны 45 процентка, табышларны легальләштерүгә бәйле җинаятьләр саны 90 процентка арткан. Министр сүзләренчә, былтыр икътисади җинаятьләрне ачу буенча Татарстан полициясе күрсәткечләре, күрше төбәкләрнеке белән чагыштырганда, шактый югары булган. Коррупцион җинаять кылуда гаепле дип табылган 357 зат хөкем ителгән, шулардан 36сы – федераль, 64е – республика дәүләт органнары вазифаи затлары.

Моннан тыш, былтыр Интернет челтәре мөмкинлекләрен файдаланып кылынган киберҗинаятьләрне ачу юнәлешендә дә шактый тәҗрибә тупланган. Ел дәвамында шундый 156 җинаять теркәлгән. “Беренче карашка, алар күп булып тоелмаса да, һәр очракта зыян күрүчеләр саны һәм салынган зыян күләме шактый зур”, – дип билгеләп үтте Артем Хохорин.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, икътисади җинаятьләргә каршы көрәштә икътисади эшчәнлек субъектларының законлы хокукларын яклау мөһим. Моның өчен эшмәкәрләрне яклау һәм салым законнарын бозу, җинаятьтән алынган табышны легальләштерү һәм икътисади эшчәнлек рәвешендә кылынган корррупцион җинаятьләр арасында төгәл чикне билгеләү зарур. “Шул ук вакытта эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең вәкаләтләре кысаларыннан чыгып, предприятиеләр эшенә кысылмавы, законны бозмавы шарт”, – дип таләп итте Рөстәм Миңнеханов.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20