Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.02.2015

ТР Президенты: «Ил фәнгә мөнәсәбәтен үзгәртергә тиеш»

 

ТР Президенты: «Ил фәнгә мөнәсәбәтен үзгәртергә тиеш»  Ил фәнгә, яңа технологияләргә, импортны алыштыруга мөнәсәбәтен үзгәртергә тиеш, дип саный Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта ул бүген  фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуда белдерде. Очрашу Казан Кремлендә Россия фәне көне алдыннан узды.

«Кризис һәм дөньядагы вазгыять, беренче чиратта, үз-үзебезгә ышанырга тиешлегебезне күрсәтә. Әгәр дә без көнбатыш технологияләргә һәм эшләнмәләргә ышансак, хәл бик җитди булачак. Бүгенге мизгел илнең фәнгә, яңа технологияләргә, импортны үз товарларыбызга алыштыруга мөнәсәбәтен үзгәртергә тиешлеген күрсәтә, чөнки әлеге процесс инерцияле, һәм моны тиз башкару мөмкин түгел», – диде Рөстәм Миңнеханов.

"Фәнни өлкәдә  нәтиҗәлерәк ярышырга кирәк.   Безнең төбәкнең көндәшлеккә сәләтлеге күбесенчә республиканың мәгариф һәм фәнни потенциалына бәйле булачак», – дип ассызыклады ТР Президенты. Ул билгеләгәнчә, бүген Татарстан бик күп компанияләргә кызыклы, һәм җәлеп итүнең төп үзенчәлеге – югары белемле хезмәткәрләр булуы.

«Теләсә нинди көнбатыш компаниясе, бигрәк тә югары технологиялеләре, беренче чиратта, шул мәсьәләләргә игътибар итә», – дип белдердеТР Президенты.  

Очрашуда Рөстәм МиңнехановТатарстан Республикасы Президенты каршында мәгариф һәм фән советын булдыру турында хәбәр итте. Яңа органны оештыру максаты – фән һәм мәгариф үсешенә ярдәм итү, шулай ук бу өлкәдә дәүләт идарәсен камилләштерү.  

Киңәшмә тәмамлангач, Совет әгъзаларының берсе, КФУ ректоры Илшат Гафуров журналистларга хәбәр иткәнчә, рәисе ТР Президенты булган яңа киңәш органы мәгариф һәм фән өлкәсендә дәүләт сәясәте мәсьәләләре буенча экспертлар советы булып торачак.  КФУ ректоры билгеләп узганча, Совет зур була, аның составына Татарстанның фән һәм мәгариф вәкилләре генә түгел,  Россиянең берничә атаклы галиме һәм фән өлкәсе хезмәткәрләре, аерым алганда, Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды Советы рәисе Владислав Панченко. 

"Президент белән бүгенге очрашуны Совет әгъзаларының беренче очрашуы буларак карарга була. Без нинди мәсьәләләр һәм алар хакында нинди кысаларда фикер алышу, шлеге Советның вәкаләтләре хакында килештек", - диде Илшат Гафуров.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20