Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.03.2016

ТР Президенты InfoWatch башлыгы белән Иннополиста эшләнмәләр үзәген оештыру проектыны нечкәлекләре турында сөйләште

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов InfoWatch компанияләр төркеме президенты Наталья Касперская белән очрашты. 

Чара ТР Хөкүмәте йортында узды. Ада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, "Иннополис" МИЗ" ААҖ генераль директоры Игорь Носов катнашты.

InfoWatch - корпоратив мәгълүматны саклау чаралары эшләү буенча махсуслашкан Россия компаниясе.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов белән Наталья Касперская Татарстан белән InfoWatch компанияләр төркеме арасында ике яклы хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләште. Аерым алганда, яклар "Иннополис" МИЗ" ААҖ мәйданчыгында InfoWatch эшләнмәләр үзәген ачу проекты нечкәлекләре мәсьәләсендә фикерләште, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20