Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.03.2016

ТР Президенты "ИнноКам" проекты концепциясен эшләү төркеме утырышында катнашты

 Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "ИнноКам" территориаль-аерымланган инновацион-җитештерү үзәге булдыру концепциясе буенча эш төркеме утырышында катнашты. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович үткәрде. 

Аркадий Дворкович белдергәнчә, "ИнноКам" проекты - эре сәнәгать кластеры, шуңа күрә бу мәсьәлә федераль дәрәҗәгә күчерелгән. 

Проектны гамәлгә ашыру турында төп доклад белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. 

"Хәзерге вакытта Кама кластеры территориясендә Россиядәге синтетик каучукның 45 проценты, полимер стиролның 57 проценты, Россиядә 14-40 тонналы һәр икенче авыр йөк автомобиле, һәр икенче авыр йөк машинасы җитештерелә", - дип белдерде Татарстан Президенты. 

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, төбәк икътисады әйләнешне арттыра, һәм планнарда - эшкәртелә торган нефть, җитештерелүче полимерлар һәм каучук күләмен арттыру, "КАМАЗ" ГАҖ, "ТАИФ-НК"  һәм башка проектлар.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, "2020 елга "ИнноКама"да йөк агымын өч тапкыр арттыру безнең планнар өзелү сәбәбе булырга мөмкин. М7 трассасының Түбән Кама ГЭС плотинасы буенча үтүен истә тотып,  куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителмичә кала". 

Документ ахыргача эшләнеп беткәч, РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевка имзалауга биреләчәк. "ИнноКама"ны үстерү концепциясе РФ Хөкүмәте карары белән расланачак. 

Бүгенге утырышта Татарстан Республикасы ягыннан шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР икътисад министры Артем Здунов, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, "Алабуга" МИЗ генераль диреторы Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте "ТНВ"ның Мәскәү филиалы материалларына сылтама белән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20