Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.04.2016

ТР Президенты җитәкчелегендәге "Россия - ислам дөньясы" төркеме Примаков исемендәге премияне гамәлгә куйды

 Мәскәүдә уздырыла торган икенче "Мөселман илләре журналистлары экстремизмга каршы" халыкара форумы барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге "Россия - ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме тарафыннан Евгений Примаков исемендәге журналистлар премиясен гамәлгә куелуы турында игълан ителде.

Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзендә билгеләп үтелгәнчә, танылган дипломат, көнчыгышны өйрәнүче-арабист исемендәге премия РФ һәм мөселман илләре арасында үзара аңлашу һәм хезмәттәшлеклекне ныгытуга, мәдәни һәм милли традицияләрне, конфессияара  һәм цивилизацияара диалогны баетуга зур өлеш керткән иң яхшы журналист эше өчен тапшырылачак.

Евгений Примаковның оныгы, танылган  журналист һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы, форумда катнашучы Евгений Примаков "Россия - ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме һәм Татарстан Президентының үзенә әлеге карар өчен рәхмәт белдерде. Беренче премиянең приз фонды 50 мең доллар, икенчесе 25 мең доллар тәшкил итә. Июнь аенда жюриның халыкара составын, шулай ук премияне тапшыру кагыйдәләрен һәм тәртибен игълан итү ниятләнә. "Мөселман илләре журналистлары экстремизмга каршы" халыкара форумы Мәскәүдә "Президент" кунакханәсендә уза. Анда 18 мөселман иленнән, шул исәптән Мисыр, Иран, Күвәйт, Тунис, Марокко, Алжир, БГӘ, Катар, Судан, Пакстан, Ливан, Сүрия, Төркия, Согуд Гарәбстаны, Албания, Йемен, Малайзия, Индонезиядән әйдәп баручы журналистлар катнаша.

Икенче халыкара форумның максаты - ислам экстремистларына каршы көрәш өлкәсендә мәгълүмати сәясәт буенча фикер алышуны дәвам итү, беренче форум исә 2015 елның декабрендә узган иде. Форумда катнашучыларга Рөстәм Миңнехановның сәламләвен ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин укыды. "Бүгенге халыкара вазгыятьтә әлеге форумның әһәмиятен билгеләп, сезгә чын күңелдән нәтиҗәле дискуссия һәм конструктив карарлар телим", - диелгән, аерым алганда, ТР Президенты мөрәҗәгатендә.

Искәртәбез: "Россия - ислам дөньясы" Стратегик күзалау төркеме 2006 елда Евгений Примаков һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә Россия күзәтүче сыйфатында Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кушылганнан соң төзелде. Төркем Мәскәү, Казан, Истанбул, Җәддә һәм Күвәйттә биш утырыш үткәрде. Чираттыгы утырыш агымдагы елның 25-28 маенда Казанда узачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20