Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.02.2015

ТР Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча советның киңәйтелгән утырышы узды

Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча советның киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ Президенты каршындагы гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет рәисе, РФ Президенты киңәшчесе Михаил Федотов, РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Президентының Эчке сәясәт буенча идарәсенең дини оешмалар белән үзара багланышлар департаменты башлыгы Евгений Еремин катнашты.

Олег Мельниченко сәламләү чыгышында ассызыклап узганча, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр торышы – Татарстан үсешенең мөһим алшартларының берсе. Ул республикада 115 милләт һәм 20 конфессия вәкилләре гомер кичерүен билгеләп узды. “Республикада милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр тотрыклылыгына ирешүдә кулланыла торган методикаларның югары нәтиҗәлелеге башка субъектларга да үрнәк булып тора һәм тәҗрибәне өйрәнүгә этәргеч бирә”, - дип белдерде Олег Мельниченко.

Утырышта 2014 нче елда ТРда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре каралды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Бу темага доклад белән ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе, ТР Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет секретаре Александр Терентьев чыгыш ясады. Ул Татарстанда телләрне саклап калу һәм үстерүгә юнәлдерелгән программаларны телгә алды. А. Терентьев докладында билгеләп үткәнчә, 1988 нче елдан башлап православие динендәгеләргә 226 дини объект файдалануга күчерелгән, 241 православие объекты төзелгән. Республикада бүгенге көндә 1336 мөселман дини оешмасы исәпләнә, 1440 мәчет бар. Татарстанның 359 имамы квалификациясен күтәргән.

Беренче мәсьәлә буенча шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова,  ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, Түбән Кама муниципаль районының Халыклар дуслыгы йорты директоры Васыйл Хафизов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров чыгыш ясады.

Көн үзәгенә куелган икенче тема буларак, милли сәясәтне гамәлгә ашыру барышында мәгълүмати тәэминат мәсьәләсе яктыртылды. Бу тема буенча “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе” ААҖ генераль директоры Илшат Әминов чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов утырыш азагында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне саклап калу юнәлешендә күләмле эш башкарылуын, әмма бу өлкәдә көндәлек җентекле эш алып барылырга тиешлеген билгеләп үтте. Президент ТР халыклары ассамблеясының да зур роль уйнавына басым ясады. “Иң мөһиме – бу мәсьәләләр өстендә эшләүче актив кешеләр булуы. Яшьләр белән дә җитди эш алып бару зарур. Бездә теге яки бу дингә карата читләштерү юк. Теләсә кайсы дин белән тулы канлы аңлашуыбыз бар”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Утырышта шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР буенча федераль башкарма хакимият органнары башлыклары, этномәдәни һәм дини оешмалар, яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре, лидерлары, дин әһелләре катнашты.

РФ Президенты каршындагы гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет әгъзаларының бүгенге киңәйтелгән утырышта катнашуының сәбәбе Татарстан Республикасының этноконфессиональ даирәдә тәҗрибәсе белән кызыксынуыннан гыйбарәт. РФ Президенты каршындагы совет күчмә утырышын Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты базасында иртәгә, 26 нчы февральдә, уздырачак. Совет әгъзалары бүген күчмә утырышның көн тәртибендәге мәсьәләләренә кагылышлы объектлар белән танышачак. Алар арасында медицина учреждениеләре, Республика клиник балалар хастаханәсе, Вавилов исемендәге Балалар хосписы, Инвалид балаларны тернәкләндерү үзәге, ТР Югары Суды, эчке эшләр органнарының махсус учреждениеләре, ветераннар өчен хәрби госпиталь һәм башкалар бар.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20