Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.02.2016

ТР Президенты катнашында III чакырылыш Казан шәһәре Думасының V сессиясе башланды

ТР Президенты катнашында III чакырылыш Казан шәһәре Думасының V сессиясе башландыХәзерге вакытта Казан ратушасында III чакырылыш Казан шәһәре Думасының V сессиясе башланды. Аның эшендә 50 депутатның 48е, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров, федераль органнарның төбәк вәкилләре, республика парламенты депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнаша. Сессия эшенә Казан каласы Думасы рәисе һәм шәһәр мэры Илсур Метшин җитәкчелек итә.

Депутатлар каралышына исә 18 мәсьәлә тәкъдим ителде, аларның 6сы хисап ясауга, 8е Дума элек кабул иткән карарларга үзгәрешләр кертүгә кайтып кала.

Аерым алганда, башта Илсур Метшинның шәһәр мэры һәм Дума рәисе буларак 2015 елгы эшчәнлегенә хисабы, шулай ук шәһәр Башкарма комитеты башлыгы һәм Башкарма комитет, Котроль-хисап палатасы эшчәнлекләренә еллык хисаплары ясала. Республика башкаласында гамәлдә булган 2014-2016 елларга муниципаль милекне приватизацияләү фаразлама планының (программасының) 2015 елда үтәлеше, былтыр торак программаларын гамәлгә ашыру һәм авария хәленә җиткән торак фондын бетерү эшләре барышы турында сүз булачак.

Казан каласы Думасы элек кабул иткән карарларга үзгәрешләр кертү тәкъдиме исә 2014-2016 елларга муниципаль милекне приватизацияләү фаразлама планы (программасы), шулай ук муниципаль милекне приватизацияләү, андый милекне арендага бирү, шәһәрнең муниципаль предприятиеләре һәм учреждениеләре хезмәтләренә, товарларга бәяләр һәм тарифлар билгеләү тәртипләре, 2016 елга кабул ителгән шәһәр бюджеты, башкалада җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре, әлеге кагыйдәләрнең шәһәр төзү регламентлары зоналары картасы, "Иске шәһәр"/"Старый город" префектурасы" муниципаль казна учреждениесе, муниципалитетның сайлау комиссиясе турындагы Положение кебек мәсьәләләргә кагыла. Президиум каралышка тәкъдим иткән шәһәрне яшелләндерү турындагы мәсьәлә исә, эшләп бетерелмәгәнгә, көн тәртибеннән алынды.

Сессиядә шулай ук бюджет кредитлары бирү турындагы килешүләргә өстәмә килешүләр раслау, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә законнар үтәлешен саклау турында депутатлар үз фикерен белдерергә тиеш була. Шулай ук закон чыгару инициативасы белән чыгу турындагы тәкъдим каралышка кабул ителде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20