Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.05.2016

ТР Президенты: «Kazansummit – Россия Федерациясендә ислам финанслары өлкәсендә эшләү өчен мөһим инструмент»

"Kazansummit" мәйданчыгы күп илләрнең дәүләт эшлеклеләре, галим, эксперт, бизнес вәкилләренең Россия ислам дөньясы белән элемтәләрен ныгыту буена көчләрен берләштерү урыны булып хезмәт итә. Бу хакта бүген "Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit" VIII халыкара икътисади саммиты кысаларында узган “Дөнья икътисадының яңа архитектурасы: Ислам хезмәттәшлеге оешмасының финанс индустриясе үсеше перспективалары” темасына пленар утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Чарада катнашучыларны сәламләү чыгышында республика лидеры билгеләп узганча, Россия Президенты Владимир Путин мөселман илләре белән хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирә. Рөстәм Миңнеханов, ул РФ Президенты йөкләмәсе буенча “Россия-ислам дөньясы” стратегик күрү эшче төркемен җитәкләвен искәртте.

“Киләсе атнада Казанда төркемнең икенче утырышы узачак. Аның эшчәнлегендә төп өстенлекләрнең берсе Россиянең мөселман дәүләтләре белән сәүдә-икътисадый, инвестицион һәм гуманитар өлкәләрдә элемтәләрен үстерү тора. "Kazansummit" нәкъ шуны максат итеп куя, ел саен безнең ислам партнерларыбыз белән элемтәгә нәтиҗә ясала.

Татарстан Президенты сүзләренчә, бүген ислам финанслау секторы – дөньяда тиз үсеш алучыларның берсе. “Аның еллык үсеше 15-20 процент тәшкил итә. Бу ислам банкингына икътисади үсешне финанслауда нәтиҗәле инструмент булып тора”, - дип билгеләп үтте ул.

“Ислам банкингының Ирландия, Люксембург, Бөекбританиядә һәм Европаның башка илләрендә проектларның уңышлы чынга ашырылуы Көнбатышта да партнер финанс инструментларына ихтыяҗ булуын белдерә. Моннан тыш, БДБ илләренең күбесендә партнерлык банкингы нык үсеш ала, беренче чиратта, Казакъстанда”, - дип өстәде Р.Миңнеханов.

Шу ук вакытта, аның фикеренчә, әлегә бу юнәлеш гомумдөнья практикасыннан артта кала һәм кирәкле динамика ия түгел. “Шул ук вакытта безнең илдә кешеләргә банк һәм финанс хезмәтләрен этика принциплары буенча алу мөмкинлеге биргән эш формасына кызыксыну артуы күзәтелә”, - дип ассызыклады ТР Президенты.

“Ике ай элек ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән “Татфондбанк” хезмәттәшлегендә Партнер банкингы үзәге эшли башлады. Татарстанда “Ак Барс” банкы линиясе буенча партнер банкингы принциплары буенча килешүләрне чынга ашыру буенча яхшы тәҗрибә тупланган. Республикада ислам финанславы буенча махсуслашкан компанияләр уңышлы эшли”,- дип сөйләде ул.

Р.Миңнеханов белдергәнчә, алынган финанслар партнерлык принципларына туры килә торган проектларга юнәлдерелә. Алар арасында – инфраструктураны үстерү, экология, төзелеш, җылылык һәм су белән тәэмин итү һ.б.лар. “Бүген без ислам кагыйдәләренә җавап бирә торган эре инфраструктура һәм инвестицион проектларны чынга ашыру буенча эш алып барабыз, - диде ул. – Татарстан хезмәттәшлек өчен ачык һәм чит ил инвесторларына партнер банкингы принципларында проектларны чынга ашыру ярдәм итәргә әзер”.

ТР Президенты сүзләренчә, шул ук вакытта, проблемалар кала, аларны хәл итмичә РФда партнер банкингы һәм финанслар хезмәтенең тулысынча үсеше мөмкин түгел. Ул – партнер банкингы буенча үзенчәлекләре турында халыкның җитәрлек дәрәҗәдә хәбәрдар буламавы, банк продуктлары һәм килешүләрнең этик принципларга туры килүен бәяләүче бердәм орган һәм стандартлар, бу өлкәдә квалификацияле кадрлар җитешмәве һ.б.лар.

ТР лидеры фикеренчә, гомумән, Россиядә бу тармакның киләчәктә үсеше өчен Россия һәм халыкара тәҗрибәне берләштерү һәм системага салу, чикләүләргә анализ ясау зарур.

«Kazansummit – Россия Федерациясендә ислам финанслары өлкәсендә эшләү өчен мөһим инструмент», - дип тәмамлады сүзен Р.Миңнеханов.

Пленар утырышта килешүләр имзаланды. Берсе ТР Министрлар Кабинеты, Чаллы муниципаль берәмлеге һәм “Саклык банкы” (Сбербанк) ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында. Документны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Саклык банкы идарәсе рәисенең беренче урынбасары Максим Полетаев имзалады.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20