Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.10.2015

ТР Президенты: "Коҗаэли провинциясе белән дә күп санлы уңышлы проектлар гамәлгә ашырылыр"

ТР Президенты: "Коҗаэли провинциясе белән дә күп санлы уңышлы проектлар гамәлгә ашырылыр" Төркия Республикасына эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Коҗаэли провинциясе губернаторы Хәсән Басри Гүзәлоглу белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Коҗаэли провинциясе җирендә җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Россия белән Төркия арасында актив һәм күп еллар дәвам итүче хезмәттәшлекне ассызыклады.

«Без төбәкара хезмәттәшлеккә аеруча игътибар итәбез, - дип таный Рөстәм Миңнеханов. – Безнең республикалар арасында яхшы эшлекле элемтәләр – шуңа уңай мисал».

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстанда бүген «Колуман», «Плентмак», «Кастамону Энтегре», «Джошкуноз» һәм тагын күп кенә башка Төркия компанияләре уңышлы эшләп киләләр. «Ышанам ки, Коҗаэли провинциясе белән дә күп санлы уңышлы проектлар гамәлгә ашырылыр», - диде ул.

Коҗаэли провинциясе губернаторы Хәсән Басри Гүзәлоглу шулай ук төбәкара элемтәләр ныгу һәм киңәйтүгә ышануын белдерде. Ул билгеләгәнчә, Коҗаэли провинциясе бүген – Төркиянең иң тиз үсеп килүче сәнәгать төбәкләренең берсе. Тулаем эчке продуктның 70 процентын сәнәгать производствосы тәшкил итә. Провинциядә 300гә якын сәнәгать предприятиесе эшли, шуларның 18е Төркиянең иң эре 100 предприятиесе арасына керә. Алар химия, металлургия, машина төзелеше сәнәгатьләре өлкәсендәге предприятиеләр. Биредә «Түпраш» эре нефть эшкәртү комплексы, «Форд Отосан» автомобиль производствосы, «Хёнде», «Хонда», «Гудиер» һәм «Пирелли»предприятиеләре, «Хәят Кимья» заводы урнашкан. Провинциядә 13 сәнәгать зонасы, 3 технопарк һәм 2 ирекле сәүдә итү зонасы бар.

Очрашудан соң ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Коҗаэли провинциясе губернаторы Хәсән Басри Гүзәлоглу Төркия эшлекле даирәләре белән иртәнге ашта катнаштылар. Әлеге чара барышында Татарстанның Теләче муниципаль районы һәм Коҗаэли провинциясенең Гебзе муниципалитеты арасында тугандашлык турында килешү, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Коҗаэли сәнәгать палатасы арасында килешү имзаланды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Искәртеп үтик: Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасында эш визиты белән кичә килгән иде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20