Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.06.2016

ТР Президенты Корея компаниясенә Казанда күңел ачу паркы төзергә тәкъдим итте

ТР Президенты Корея компаниясенә Казанда күңел ачу паркы төзергә тәкъдим иттеКичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сеулда (Корея Республикасы) "Lotte World" күңел ачу паркында булды һәм  парк комплексында төзелә торган 123 катлы иң биек - 555 метрлы бинны менеп карады.

ТР Президенты һәм Татарстан делегациясе әгъзалары өчен күңел ачу паркын тәкъдим итү чарасы уздырылды. 

Lotte Group – Көньяк Кореяның иң эре конгломераты, аңа 1967 елда Сеулда нигез салынган һәм ул төрле юнәлешле 60 компанияне берләштерә.

Россиядә 1997 елдан бирле Lotte Group компаниясенең Lotte Rus ярдәмче компаниясе эшли.

"Lotte World" күңел ачу паркы, түбәсе япкан иң зур тематик парк буларак,   Гиннесның рекордлар китабына кертелгән (128 мең кв м). Ел саен анда 8 миллион кеше күңел ача.

Паркның күп өлеше пыяла түбә астында. Парк ел буена ачык.  

Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итү чарасы барышында бу проектка кертелгән инвестицияләр күләме белән кызыксынды. Парк җитәкчелеге вәкилләре хәбәр иткәнчә, инвестицияләрнең башлангыч күләме 400 миллион доллар тәшкил иткән, аннары ул 712 миллион долларга кадәр җиткән.

Татарстан Республикасы Президенты шундый паркны Казанда оештыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.    

"Безнең компетенцияләр, тәҗрибәбез бар, сезне Татарстан Республикасына чакырабыз", - диде ул шундагы белгечләргә мөрәҗәгать итеп. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, быел Казанга 3 миллионлап турист килер дип көтелә.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясе әгъзалары белән бергә дөньядагы иң биек 123 катлы  бинага күтәрелде, бу бина хәзер Lotte World комплексында төзелә, дип хәбәр итә Татарстан лидеры порталы.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20