Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.03.2016

ТР Президенты Кытайның Сычуань провинциясе делегациясе белән очрашты

Татарстан Республикасы – Кытай Халык Республикасы (КХР) һәм аның провинцияләре белән мөнәсәбәтләрне үстерергә теләүче Россия төбәкләренең берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның Сычуань провинциясе вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.  

Искәртеп узабыз: Татарстанга КХРның Сычуань провинциясе вице-губернаторы Лю Цзе әфәнде җитәкчелегендәге Кытай делегациясе килде.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан Кытай белән актив хезмәттәшлек итә, республикада КХР югары җитәкчелеге, шулай ук бизнес-делегацияләр вәкилләре берничә мәртәбә булган инде.

"Без Кытайның икътисади үсеш тәҗрибәсен өйрәнәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Кытайда Татарстан Республикасының сәүдә-икътисади вәкиллеге ачылды".   

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, КХР консуллыгы ачылу турында күңелле хәбәр бар.   Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Кытай партнерлары белән хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләрен билгеләде, шулардан: «КАМАЗ» ГАҖ белән – Кытайда – Россия зур йөк машиналарын, Татарстан территориясендә Кытай автомобильләрен җыю.

Татарстан Президент шулай ук искәрткәнчә, быел апрель аенда «Хайер» Кытай компаниясе Чаллыда көнкүреш техникасы җитештерүен ачарга җыена. 

«Алабуга» МИЗ территориясендә шулай ук Кытай бизнесы катнашында, өч компания эшли. Татарстан Республикасында Кытай медицинасы үзәге ачу турындагы мәсьәлә карала, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгы, төзелеш, логистика, өй җиһазлары, трансформаторлар һәм башкалар  җитештерү өлкәсендә уртак предприятиеләр булдыру мәсьәләсе эшләнеп килә.     

"Кытайдагы хезмәттәшләр белән мөһим проект – «Мәскәү – Казан» югары тизлекле тимер юл магистрален төзү, дип белдерде Татарстан Президенты. - Көнбатыш Европа – Көнбатыш Кытай» транспорт коридоры проекты да багланышларыбызны активлаштырачак дип саныйбыз».  

Сычуань провинциясе белән элемтәләргә килгәндә исә, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2014 елдан алып Татарстан «Идел-Янцзы» эш төркеме составына керә, үткән елның августында Сычуань провинциясе белән Татарстан арасында хезмәттәшлек турындагы килешү төзелгән, 2015 елның  ноябрендә Казан белән Сычуань провинциясе административ үзәге арасында  хезмәттәшлек турында меморандум имзаланган. Апрель аенда Татарстанга Сычуань провинциясе партия комитеты секретареның килүе көтелә, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.  

Ул кыскача гына социаль өлкәдәге хезмәттәшлек турында сөйләде. Бүген  КФУда 400ләп Кытай студенты белем ала, югары уку йортлары арасындагы хезмәттәшлекне активлаштырырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.     

Үз чиратында Сычуань провинциясе вице-губернаторы Лю Цзе хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Президентының Кытайга 2015 елдагы сәфәре мөнәсәбәтләрне җитди рәвештә үстерүгә китерде. Бу сәфәребезнең төп максаты – апрель аенда Сычуань провинциясе партия комитеты секретареның Казанга сәфәре, диде вице-губернатор.   Лю Цзе Кытай партнерлары перспективалы дип санаган юнәлешләрне атап узды, шулардан: инфраструктур проектларны гамәлгә ашыру, көнкүреш техникасын җитештерүне оештыру, мәгълүматлаштыру өлкәсендәге проектлар.     

Лю Цзе сүзләренчә, Сычуань университеты Казан дәүләт университеты белән хезмәттәшлек итәргә тели.   Моннан тыш, ул хәбәр иткәнчә, Сычуань авиа линияләре Прагага, Мәсәкүгә һәм башка юнәлешләргә турыдан-туры авиарейслар ачкан инде.  "Без Татарстан белән турыдан-туры рейслар ачу мөмкинлеген карарга әзер", - диде Лю Цзе.  

Искәртеп узабыз: бүген Сычуань провинциясе делегациясе Казан дәүләт университеты һәм аның тарихы белән танышачак, Казан вертолетлар заводына барачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20