Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.03.2015

ТР Президенты Лениногорск районының кайбер социаль объектлары белән танышты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районына эш сәфәре барышында ремонт эшләре башкарыла торган кайбер социаль объектларны карады.

Президент танышкан беренче объект 2нче урта гомумелм бирү мәктәбе булды. 1950 елда төзелгән әлеге уку бинасын берничә ел элек авария хәлендәге объект дип табалар. Мәктәп директоры Ольга Платонова сүзләренчә, 2013 елда башланган реконструкция барышында булган бинаны капиталь төзекләндереп кенә калмыйча, өстәмә укыту блоклары да төзергә карар ителгән. Биредә барлыгы 500 бала укый ала. Барлык эшләрнең смета бәясе 295 миллион сумны тәшкил иткән. Аның 100 миллион сумы республика казнасыннан бүленгән, ә 144 миллионы - "Татнефть" ААҖ бюджетыннан. Татарстан Президенты төзелеш эшләре барышы белән танышты һәм август азагына кадәр эшләрне тәмамларга боерды. "Беренче сентябрьдә балалар яңа бинага укырга килә алсын өчен, мәктәпне төзеп бетерү зарур", - дип билгеләп үтте ул.

Мәктәптән соң Рөстәм Миңнеханов Лениногорск Мәдәният сараена юл алды, анда да реконструкция бара. Бүген ул шәһәрдәге район һәм республика дәрәҗәсендәге зур күләмле чаралар үткәрүгә исәпләнгән бердәнбер урын. Объектны капиталь ремонтландыру, яңа җиһазлар сатып алу ниятләнә. Барлык чыгымнар өчен 130 миллион сум акча бүленгән. Татарстан Президенты бина белән танышкач, Мәдәният сараен нефть темасында бизәргә тәкъдим итте.  "Кешеләр биредә Татарстан нефть тармагы тарихы белән таныша алырлык итеп эшләргә кирәк. Тиешле картиналар, герой-нефтьчеләрнең фотосурәтләре эленеп торырга тиеш. Шәһәрнең горурланырлык әйберләре бар, шуңа да бу юнәлештә эшләргә кирәк", - дип күрсәтмә бирде Рөстәм Миңнеханов.

Эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты булган өченче объект - Лениногорск Үзәк район хастаханәсенең балалар стационары. Ул 1978 елда сафка баскан бинада урнашкан. Ел саен биредә 4 меңнән артык пациент дәвалана. Капиталь ремонт әле беренче тапкыр үткәрелә. Республика бюджетыннан әлеге максатка 104 миллион сум акча бүленгән. Рөстәм Миңнеханов хастаханәнең баш табибына бинаның агымдагы хәленә аерым игътибар бирергә кушты. "Хастаханәнең торышын җентекләп карап тору зарур. Каядыр төзәтеп җибәрергә, нәрсәнедер алмаштырырга кирәк - моны сез үз көчегез белән дә башкара аласыз. Без хәзер капиталь ремонт ясыйбыз, әмма аның күпмегә җитүе - сезгә бәйле", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Искәртеп узабыз: Рөстәм Миңнехановның Лениногорск муниципаль районына сәфәренең төп максаты - Лениногорск шәһәре төзелүгә 60 һәм "Татнефть" ААҖнең "Лениногорскнефть" нефть-газ табу идарәсе оешуга 70 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрүгә багышланган киңәшмә уздыру. Киңәшмә район хакимияте бинасында узачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20