Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.11.2015

ТР Президенты һәм Төркиянең "Гебзе" сәнәгый зонасы җитәкчесе Татарстанда уртак МИЗ төзү турында фикерләште

ТР Президенты һәм Төркиянең "Гебзе" сәнәгый зонасы җитәкчесе Татарстанда уртак МИЗ төзү турында фикерләште Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Төркиянең "Гебзе" сәнәгый зонасы идарә рәисе Вахит Йылдырым белән очрашты. Анда Төркия Республикасының Казан каласындагы Генераль консулы Турхан Дильмач та бар иде, шулай ук ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Казан мэры Илсур Метшин, ТРның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Гашыйгуллин һәм башкалар катнашты.

Әңгәмәнең төп темасы Татарстан территориясендә уртак махсус икътисади зона төзү булды. Кунакләрны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Вахит Йылдырымга быелның октябрь аенда Татарстан делегациясе өчен "Гебзе" сәнәгый зонасына сәфәр оештырган өчен рәхмәт белдерде. ТР Президенты билгеләп узганча, МИЗ җитәкчелегенең күп карарлары Татарстан ягында зур кызыксыну тудырды.

"Әлеге эшне оештыруда сезнең тәҗрибә җитди. Без сәнәгый зоналар оештырган вакытта сезнең тәҗрибәне файдаланыр, шулай ук сезне әлеге эшкә җәлеп итәр идек", - дип ассызыклады ул.

Миңнеханов сүзләренчә, әлеге өлкәдә хезмәттәшлекнең берничә төре бар: "Гебзе" җитәкчелеге тәҗрибәсен булган МИЗларда файдалану яки бөтенләй яңа мәйданчык төзү.

"Бездә перспективалы проект - Зөя мультимодаль логистик үзәк бар. Ул Казаннан 30-40 км ераклыкта урнашкан. Без анда елга порты булдырырга телибез, тимер юл бар инде, янәшәдән М7 федераль трассасы уза. Бәлки әлеге комплекс янында яңа сәнәгый зона төзергә кирәктер", - дип тәкъдим итте Татарстан Президенты.

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Вахит Йылдырым Рөстәм Миңнехановка кабул иткән өчен рәхмәт белдерде һәм Мисырда Россия самолеты һәлакәткә юлыгуга бәйле кайгы уртаклашты.

«Гебзе» сәнәгать зонасы идарәсе рәисе билгеләп үткәнчә, Төркиядә берничә дистә еллар дәвамында сәнәгать зоналарын үстерү системасы эшләп килә. «Күпьеллык эш нәтиҗәсе буларак эшләр җайга салынган, шактый җитди мәсьәләләр тиз арада хәл ителәләр», - диде ул.

Вахит Йылдырым билгеләп үткәнчә, бүген Төркия сәнәгать зоналары территориясендә 7,5 меңнән артык предприятие эшли, 2 млн кеше үзенә эш тапкан.  «Безнең Татарстанда эшләнгән модельне кулланасыбыз килә. Әлеге проектны гамәлгә ашыру кысаларында без яңа мәйданчыкка чит илләр предприятиеләрен җәлеп итү өчен бөтен көчебезне куячакбыз. Иң мөһиме – безнең резидентлар», - диде кунак.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов һәм Вахит Йылдырым киләчәк проектны эшләү өчен уртак эш төркеме булдыру турында сөйләшеп  килештеләр. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20