Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.11.2015

ТР Президенты «Мир холдинг» һәм «Дизайн груп» компанияләре Директорлар советы рәисе белән очрашты

ТР Президенты «Мир холдинг» һәм «Дизайн груп» компанияләре Директорлар советы рәисе белән очрашты Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Мир холдинг» һәм «Дизайн груп» (Төркия) компанияләре Директорлар советы рәисе Ибраһим Мирмәхмүтогуллары белән очрашты.

Сөйләшү барышында яклар Төркия компанияләре тарафыннан Татарстанда гамәлгә ашырыла торган кайбер инвестицион проектлар турында фикер алышты.

Ибраһим Мирмәхмүтогуллары билгеләп үткәнчә, быел 25 ноябрьдә «Алабуга» МИЗ территориясендә полиэтилен һәм полипропилен торбалар җитештерү буенча предприятие ачылачак. Предприятие «Дизайн груп» холдингына кергән «Дизайн Рус» тарафыннан оештырылган. Беренче этапта җитештерү «Синергия» индустриаль паркының аренда мәйданчыкларында алып барылачагын искәртеп үтик. Киләчәктә Төркия компаниясе үзенең җитештерү цехларын төзергә җыена. Хәзерге вакытта инвестицияләрнең гомуми суммасы – 1,59 млрд сум.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Ибраһим Мирмәхмүтогуллары «Алабуга» МИЗда махсуслаштырылган оешкан теплица зонасы булдыру эшләренең барышы турында да сөйләштеләр. Киләчәктә 1000 гектар мәйданда алып барылачак бу мегапроект бөтен Россияне яшелчә һәм җиләк-җимеш белән тәэмин итәргә ниятли. Беренче этапта Төркия компаниясе 5 га мәйданны үзләштерергә планлаштыра. Рөстәм Миңнеханов тармак министрлыкларына һәм «Алабуга» МИЗ җитәкчелегенә яңа җитештерүне барлык кирәкле инфраструктура белән тәэмин итәргә кушты.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков, Татарстан Республикасының Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Гашыйгуллин, «Алабуга» СҖТ МИЗ» ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта белдерә.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

1. Незарегистрированный пользователь  Аноним (Гость)
25.11.2015 в 18:06

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20