Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.03.2015

ТР Президенты: “Нидерланд Корольлеге – безнең стратегик партнерыбыз”

 Татарстан Республикасы Голландия бизнесының үз инновацион мәйданчыкларында булуы яклы, шул исәптән “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә, Иннополис проекты мәйданчыгында.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерланд Корольлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Рон Ван Дартел белән очрашуда белдерде. Чара ТР Хөкүмәте йортында узды. Татарстан ягыннан анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Искәртеп үтик: Нидерланд Корольлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Рон Ван Дартел Татарстанга эш визиты белән килгән.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, ул Россия-Голландия мөнәсәбәтләре кысаларында Нидерланд Корольлеге белән хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген югары бәяли. Ул шулай ук илчегә Россия төбәге буларак Татарстанга игътибар итүе һәм региональ хезмәттәшлеккә уңай шартлар булдыруы өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, бүген Татарстан белән Нидерланд арасында элемтәләрне көчәйтү өчен бөтен шартлар да бар. Ул шулай ук Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе юнәлеше буенча Голландия хезмәттәшләре белән элемтәләр дәвам итүе турында искәртте. Аннары хәбәр иткәнчә, 2013 елның апрелендә ул Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында Амстердамда булган, анда инновацион өлкәдә хезмәттәшлек итү турында берничә мөһим килешү һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы юнәлеше буенча үзара аңлашу турында Меморандум имзаланган.

Бүген Татарстан Нидерланд белән агросәнәгать секторы, машина төзелеше, нефть химиясе, банк һәм инновацияләр өлкәләрендә хезмәттәшлек итәргә тели, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Сәламәтлек саклау өлкәсенә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, белгечләр әзерләү, студентлар алышыну, вузара элемтәләр, медицина туризмы өлкәләрендә, тематик күргәзмәләрне әзерләү һәм уздыру, Голландиянең алдынгы клиникаларында Татарстан белгечләренең стажировкаларын оештыру өлкәләрендә хезмәттәшлек теләге бар.

Нидерланд Корольлеге – агросәнәгать секторында безнең стратегик партнерыбыз, диде ТР Президенты Россиядәге Нидерланд илчесе белән очрашуда. Ул, аерым алганда, искәрткәнчә, “Кама беконы”, “Чаллы Бройлер” кебек проектлар Голландия белгечләре катнашында чынга ашырылган.

Нидерланд Корольлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Рон Ван Дартел хәбәр иткәнчә, ул, әңгәмәне хезмәттәшлекнең мөһим өлеше дип санап, ә бүгенге шартларда бигрәк тә, Россия төбәкләренә сәфәр кыла. Аның сүзләренчә, Голландия компанияләре Россиядәге хезмәттәшләре белән эшлекле элемтәләрне үстерү һәм дәвам итү яклы. Кайбер производстволарны локальләштерүдә дә ихтыяҗ бар, диде ул.

“Күп кенә Голландия компанияләре - безнең партнерларыбыз, һәм бу элемтәләрне сакларга кирәк, - дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов. – Без үз инновацион мәйданчыкларыбызда Голландия бизнесын күрү яклы, шул исәптән “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә, Иннополис проекты мәйданчыгында”.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20