Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.02.2016

ТР Президенты РФ Президенты каршындагы икътисадны модернизацияләү советы президиумы утырышында катнашты

ТР Президенты РФ Президенты каршындагы икътисадны модернизацияләү советы президиумы утырышында катнашты Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы икътисадны модернизацияләү һәм инновацион үсеш советы президиумы утырышында катнашкан. Чара Мәскәү өлкәсендә узган, аны РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев үткәргән.

Утырышының төп темасы – яңа институт – Технологик үсеш агентлыгын булдыру.

Утырышны ачып, Дмитрий Медведев, “сүз башкарма хакимиятнең тагын бер федераль органы пәйда булу турында бара, чөнки “агентлык” дигәндә ассоциация дип уйлыйбыз, нәрсә бу - яңа министрлыкмы, әллә акча бүлүче ведомствомы? Бу алай түгел. Коммерцияле булмаган оешма булдыру планлаштырыла, киләчәктә барысы да яхшы булса, ул үзен акларга тиеш”, дигән фикер әйтте.

Утырышта Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров төп доклад белән чыгыш ясады.

Дмитрий Медведев сүзләренчә, «агентлык Россиядә һәм чит илдә дә бизнеска кирәкле технологияләр эзләргә, юридик һәм консультатив ярдәм итәргә тиеш. Шул ук вакытта Россия заказчыларын Россия эшләүчеләре белән очраштыру зарур, ягъни биредә технология эшләүчеләргә һәм шунда ук сатарга планлаштыручыларга ярдәм кулы сузарга кирәк”. Моннан тыш, агентлык Россянең һәм чит илләрнең перспективалы эшләнмәләре турында мәгълүмат җыячак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20