Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.03.2016

ТР Президенты Россия делегациясе составында Токиода «Fanuc» заводында булды

ТР Президенты Россия делегациясе составында Токиода «Fanuc» заводында булды  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Токиога эш сәфәре кысаларында «Fanuc» компаниясенең сәнәгатьне автоматлаштыру өчен җиһазлар җитештерү заводында булды. Рөстәм Миңнеханов предприятиегә РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында килде. 

Җитештерү мәйданчыкларын карар алдыннан, Рөстәм Миңнеханов РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровның «Fanuc» компаниясе президенты Йошихара Инаба белән очрашуында катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Д.Мантуров билгеләп узганча, Россия өчен станоклар төзү - сәнәгать секторын үстерүдә преспективалы юнәлешләрнең берсе. Без Япония компаниясе белән хезмәттәшлек итү яклы, һәм сүз автоматлаштырылган җиһазлар сатып алу турында гына түзел, ә «Fanuc» компаниясенең Россия машина төзү предприятиеләрен яңартуда катнашуы турында да, дип билгеләде министр.

РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы ассызыклаганча, багланышлар төрле формада була ала: лицензия сатып алу аша, уртак предприятие ачу аша һәм башкалар. "Сезнең компаниянең дөньяда киң челтәре бар, шул исәптән хезмәт күрсәтү сервислары һәм укыту учреждениеләре дә. Без хезмәттәшлекне үстерергә телибез", - дип аңлатты ул. 

Йошихара Инаба Денис Мантуровка 1956 елда ачылган предприятиенең эшчәнлеге турында сөйләде. Баштан компания санлы программалы идарәләрен (ЧПУ) эшләү белән шөгыльләнгән. Бүген «Fanuc» ай саен 25 мең шундый җиһаз, 5 мең робот һәм 5600 станок җитештерә. Хезмәткәрләр саны - 5 мең кеше, аларның яртысы җитештерү линияләрендә эшли. Россиядә 4 укыту үзәге бар, шуларның берсе Татарстан территориясендә Чаллы шәһәрендә урнашкан. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20