Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.02.2016

ТР Президенты Ростехнадзор башлыгы белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Федераль экология, технология һәм атом күзәтчелеге хезмәте җитәкчесе Алексей Алешин белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Яклар республика предприятиеләрендә сәнәгать куркынычсызлыгы дәрәҗәсен арттыру һәм техноген аварияләрне кисәтү мәсьәләләрендә хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр. Шулай ук очрашуда катнашучылар куркынычсызлык күзәтчелеге һәм контрольдә тоту өлкәсендә законнар базасын камилләштерү турында фикер алыштылар.
ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20