Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.03.2016

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы бишенче чакырылыш депутатларының XVI утырышында катнаша

Бу минутларда ТР Дәүләт Советы бишенче чакырылыш депутатларының XVI утырышы башланып ките. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һ.б. рәсми затлар катнаша. Утырышка гадәттә чакырыла торган вәкилләрдән тыш, бүген парламент дебатлары чемпионаты финалына чыгучылар да килгән.

Утырышның көн тәртибенә 40 тан артык мәсьәлә чыгарыла. Аларның 13е — ТР закон проектлары, 24е — РФ закон проектлары һәм закон инициативалары. Татарстан закон проектларының 1 се II укылышта, 12 се исә I укылышта карау планлаштырыла. Алар арасында “Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында”гы Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында” 183-5 нче номерлы закон проекты, “Янгын куркынычсызлыгы турында”гы Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында” 208-5 нче номерлы закон проекты, “Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау турында”гы Татарстан Республикасы законының 5 нче һәм 9 нчы маддәләренә үзгәрешләр кертү хакында” 209-5 нче номерлы закон проекты, “Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләүне уздыру һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актларына экспертиза ясау тәртибе турында”гы 204-5 нче номерлы закон проекты, “Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында”гы Татарстан Республикасы законының 28 нче маддәсенә үзгәреш кертү хакында” 205-5 нче номерлы закон проекты, “Татарстан Республикасында гражданнарның эконом класслы торак сатып алуга хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында”гы Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында” 206-5 нче номерлы закон проекты һ.б. мәсьәләләр бар.

Моннан тыш, сессия барышында 2015 елда ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы доклад һәм 2015 елда ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле эшчәнлеге һәм ТРда бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү турындагы доклад тыңлау күздә тотыла.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20