Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.05.2016

ТР Президенты шәһәр кешеләренең ялын оештыру буенча Вена тәҗрибәсен уңай бәяләде

Австриягә эш сәфәре кысаларында (2016 елның 12-13 мае) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Венада Дунай яр буен карады.
Яр буен төзекләндерү шәһәр кешеләренә табигать кочагында ял итү өчен уңайлы шартлар тудырган. Монда шәһәрне су басулардан саклау өчен утрау да корылган. 
Рөстәм Миңнехановка яр буен төзекләндерү этаплары, барбекю җайланмалары куелган, тренажер һәм башка җайланмалары булган балалар мәйданчыклары урнашкан яшел зоналар турында сөйләделәр. Шунда ук көймәләрне һәм башка җайланмаларны прокатка алып була, шулай ук җәмәгать туклануы урыннары да ачылган (фастфуд).
Яр буе торышын муниципаль хезмәтләр тикшереп тора. 
Аңлатмаларны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман биреп барды.
Рөстәм Миңнеханов шәһәр кешеләренең ялын оештыру буенча Вена тәҗрибәсен уңай бәяләде. Ул балалар мәйданчыкларын оештыру тәҗрибәсен өйрәнү белән кызыксынды, аерым алганда, балаларга су мөмкинлекләрен өйрәү, башлангыч инженерлык күнекмәләрен сеңдерү өчен шушы мәйданчыкларның роле буенча да.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20