Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.12.2015

ТР Президенты “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт гражданлык хезмәткәре – 2015” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде

ТР Президенты “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт гражданлык хезмәткәре – 2015” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт гражданлык хезмәткәре – 2015” республика конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләрне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тәбрикләде.

Бүләкләү тантанасы Мәскәүнең “Сколково” идарә мәктәбе программасы буенча белем алу нәтиҗәләре буенча дәүләт органнары җитәкчеләре һәм муниципаль районнар башлыкларының төркем проектларын яклау чарасы кысаларында үткәрелде. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Мәскәүнең “Сколково” идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов һ.б. рәсми затлар катнашты.

Искәтеп үтик: “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт гражданлык хезмәткәре” конкурсы ел саен, дәүләт гражданлык хезмәтенең абруен күтәрү, дәүләт идарәсе өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәне тарату, һөнәри белеме һәм осталык дәрәҗәсе иң югары булган хезмәткәрләрне ачыклау һәм бүләкләү максатыннан, оештырыла.

Дәүләт хезмәткәрләре 6 номинация, аерым алганда, “Тармакара идарә”, “Законлылыкны, халыкның һәм территорияләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү”, “Икътисадның реаль секторы белән идарә итү”, “Социаль тармак белән идарә итү”, “Дәүләт органнары эшчәнлеген хокукый яктан һәм кадрлар белән тәэмин итү”, “Дәүләт органнары эшчәнлегенең оештыру, мәгълүмати, документлар, хуҗалык һәм һәм башка тармакларда тәэмин ителеше” буенча көчләрен сыный алган.

Иң элек республика министрлыклары һәм ведомстволары тарафыннан сайлап алу этабы уздырылган. Аның нәтиҗәләре буенча дәүләтнең 30 органыннан 71 хезмәткәр республика конкурсында катнашуга тәкъдим ителгән. Бәйгенең I этабында конкурсантлар законнарны, дәүләт һәм чит ил телләрен белү, һөнәри һәм идарә итү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча бәяләнгән. Йомгаклау этабында исә алар конкурс комиссиясенә проект эшләрен тәкъдим иткән.

Составына ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчеләре, дәүләт органнары вәкилләре, бәйсез экспертлар кергән конкурс комиссиясе әгъзалары бәйгедә катнашучыларга бәя биреп, 12 иң яхшы хезмәткәрне билгеләгән.

Шул рәвешле, конкурсның “Тармакара идарә” номинациясендә ТР Инвестицион үсеш агентлыгының бүлек башлыгы Дмитрий Алексеев һәм ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының бүлек башлыгы Илнур Нурмөхәммәтов җиңүгә иреште. “Законлылыкны, халыкның һәм территорияләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү” номинациясендә ТР Президентының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча идарәсе сектор мөдире Салават Рәхимов һәм ТР Икътисад министрлыгы әйдәп баручы киңәшчесе Альбина Фәйзуллина иң яхшылары дип табылды. “Икътисадның реаль секторы белән идарә итү” номинациясендә конкурста катнашуга ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан тәкъдим ителеп, хәзер ТР Президентының территорияләр белән эшләү идарәсендә хезмәт куючы Илгизәр Зариповка һәм ТР Икътисад министрлыгы әйдәп баручы киңәшчесе Дарья Петраковага тиңнәр булмады. “Социаль тармак белән идарә итү” номинациясендә ТР Министрлар Кабинеты Аппараты идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Хәбибуллин һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы әйдәп баручы киңәшчесе Наталья Сорокина, “Дәүләт органнары эшчәнлеген хокукый яктан һәм кадрлар белән тәэмин итү” номинациясендә ТР Президентының Дәүләт-хокук идарәсе бүлеге мөдире Дамир Мәхмүтов һәм ТР Конституцион суды судья киңәшчесе Зәринә Нотфуллина җиңде. “Дәүләт органнары эшчәнлегенең оештыру, мәгълүмат, документлар, хуҗалык һәм башка тармакларда тәэмин ителеше” номинациясендә ТР Дәүләт Советы Аппараты баш белгече Айгөл Залегдинова һәм ТР Финанслар министрыгының казначылык департаменты бүлеге башлыгы Таһир Кәримов иң яхшылары дип табылды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов аларның һәммәсен бүләкләде һәм, әлеге конкурс иң яхшы белгечләрне ачыклау мөмкинлеген булдыра, дип билгеләп үтте. Ул җиңүчеләргә мөрәҗәгать итеп: “Сез үзегезне лаеклы дәрәҗәдә күрсәттегез. Шулай да, борын күтәрергә тиеш түгелсез. Тагын да уңышлырак карьера үсешенә ирешү өчен, күбрәк һәм тырышыбрак эшләргә кирәк”, – дип ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов белгечләрнең белемен, даими рәвештә, күтәреп торырыга кирәклегенә аерым игътибарны юнәлтеп, җиңүчеләр арасында тагын бер конкурс уздырырга һәм иң яхшы дип табылган 4 хезмәткәрне Мәскәүнең “Сколково” идарә мәктәбе программасы буенча укытырга җибәрү тәкъдиме белән чыкты.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20