Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.11.2015

ТР Президенты Татарстан Республикасының РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында катнашты

ТР Президенты Татарстан Республикасының РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында катнашты  Кичә Мәскәүдә Татарстан  Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклубның чираттагы утырышы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты, ул Мәскәүгә эш сәфәре кыла.     Искәртәбез: медиаклуб 2010 елның декабрендә оештырылган иде. Ул йөздән артык  журналистны – Мәскәү һәм федераль массакүләм мәгълүмат  чаралары вәкилләрен берләштерә. Алар барысы да йә Татарстанда туып үскәннәр, яисә төрле вакытларда Татарстан Республикасында укыганнар һәм эшләгәннәр, йә Россиянең башка төбәкләреннән чыккан татарлар.

Медиаклубның рәисе – «Российская газета»ның баш мөхәррире Владислав Фронин, ул Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган.

Утырыш башланганчы Татарстан Президенты Мәгарифкә һәм мәдәнияткә ярдәм буенча Исмәгыйль Әхмәтов фондында булды (Brent City үзәге бинасы). Рөстәм Миңнехановка балаларны музыкага һәм сәнгать тарихына өйрәтү залларын күрсәттеләр, шулай ук сәләтле авторларга ярдәм системасын да тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Аннары бу хакта Татарстан Республикасы Президенты белән медиаклуб әгъзалары очрашуында да сөйләштеләр.   

Утырыш барышында бүләкләү тантанасы да узды. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – «Фидакарь хезмәт өчен» медален  «Российская газета»ның баш мөхәррире Владислав Фронинга тапшырды («Российская газета»га 25 ел уңаеннан). «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә Ренат Лайшев та лаек булды – аңа 55 яшь.

Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты белән «Яңа гасыр» («ТНВ») ТРКның Мәскәүдәге филиалы коллективы бүләкләнде (хәбәрчеләр пункты ачылуга 15 ел). 

Үз чиратында «Яңа гасыр» («ТНВ») ТРКның Мәскәүдәге филиалы директоры, ТРның Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Дина Газалиева ТР Президентына истәлекле бүләк – Мәскәүдәге хәбәрчеләр пунктын оештыру турында 15 ел элек Рөстәм Миңнехановның ТР Премьер-министры буларак имзалаган күрсәтмәсе күчермәсен тапшырды.  

«Без Татарстан Республикасының шундый куәтле мәгълүмати ярдәме булуга бик сөенәбез – бу сезнең хезмәттәшлеккә ачык булуыгыз һәм әзерлегегез нәтиҗәсе, диде Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Татарстан турында күп беләләр, бүген ул – илнең үзенә иң җәлеп итүчән һәм алга баручы төбәкләреннән берсе. Хәзер республикада бөтендөнья күләмендәге вакыйгалар була, без алар турында 10 ел элек, бәлки, хыялланмаганбыздыр да. Безне таныйлар, шул исәптән сезнең ярдәм белән дә».   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20