Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.02.2015

ТР Президенты төбәкләргә МИЗ белән идарә итү буенча күбрәк вәкаләтләр бирү идеясен тәнкыйтькә тотты

“Алабуга” махсус икътисадый зона Россиядә иң нәтиҗәлеләрнең берсе, хәзер бу проектны реформалау вакыты җитте. Бу хакта бүген РФ икътисади үсеш министры урынбасары Александр Цыбульский ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм ТР Икътисад министрлыгы коллегияләренең уртак утырышында белдерде.
Аның сүзләренчә, беренче чиратта, “Алабуга” МИЗ сын реформалау ихтыяҗы махсус икътисадый зоналар белән идарә итү вәкаләтләренең күбесен төбәк дәрәҗәсенә бирү белән бәйле. МИЗ икътисади үсешнең төп ноктасы булып тора һәм җирле хакимиятләр бу зоналар белән идарә итүдә катнашырга тиеш, дип билгеләп үтте А.Цыбульский.
Шулай да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, федераль Хөкүмәт махсус икътисадый зоналарның ролен һәм әһәмиятен бәяләп бетерми, дип белдерде. Ул төбәкләргә МИЗ белән идарә итү буенча күбрәк вәкаләтләр бирү идеясен тәнкыйтькә тотты. “Төбәкләр акча сорамасын өчен төбәкләргә вәкаләт тапшыру – бердә дөрес түгел”, - диде ТР Президенты. Федераль үзәкнең МИЗ белән идарә итүдә катнашуы кирәк, чөнки төбәкләрнең таможня һәм салым өлкәсендә вәкаләтләре юк, дип ассызыклады ул. “Безгә булган вәкаләтләр җитә. Акчасыз вәкаләтләр кирәкми”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук, аның фикеренчә, Россиядә МИЗ лар санын 4-5 белән чикләргә кирәк, ә планлаштырылганча 28-29 зона кирәкми. “Илдә көндәшлеккә сәләтле мәйданнарны сайлау зарур, алар үсеш ноктасы була да”, - дип ассызыклады ТР Президенты.
Утырышта ТР икътисад министры Артем Здунов үз докладында белдергәнчә, узган елда “Алабуга” МИЗ резидентлары гамәлгә куела торган проектларга 23 млрд сумнан артык инвестиция керткән, 5 яңа производство ачылган, 1 меңнән артык эш урыннары булдырылган, 40 млрд сумнан артык продукция җитештерелгән.
Быел тагын 8 производство ачу планлаштырыла. Күзәтчелек советы 36 млрд сум күләмендә инвестицияле тагын 6 проектны хуплаган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20