Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.02.2016

ТР Президенты Тукай районында «Камский сапропель» ашламалар заводында булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Тукай муниципаль районына сәфәр кыла.
Ул Бетькинск авыл җирлегендә «Камский сапропель» компаниясенең җитештерү цехында булды. «Камский сапропель» экологик чиста ашламалар, азык өстәмәләре һәм төрле тармакларда предприятиеләрнең җитештерү эшчәнлеген тәэмин итү өчен башка төрле продуктлар җитештерә.
Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Татарстан икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин озатуында минераль-органик ашламалар җитештерү заводын һәм азык өстәмәләре җитештерү цехын, шулай ук әзер продукция складын карады.

Предприятие директоры Илдар Вазыйхов сүзләренчә, предприятие продукциясе туфракның уңдырышлылыгын арттыра, терлекләрнең сәламәтлеген саклый һәм аларның продуктлыгын, җиләк-җимеш һәм төрле культураларның сыйфатын һәм уңышын арттыра.
«Камский сапропель» компаниясе Россиянең ашламалар җитештерү базарында 2004 елдан бирле эшли. Хәзер фирма экологик яктан чиста продукция җитештерә, аны үсемлекчелек, терлекчелек, кошчылык тармагында, туфракны чистарту һәм уңдырышлыгын арттыруда, шәһәрне һәм парк территорияләрен яшелләндерү, бакчачылык, нефть табышы һ.б. өлкәләрдә кулланып була.
Соңгы берничә елда компания Россиядә минераль-органик һәм органоминераль ашламалар, азык өстәмәре һәм концентратлар, сорбент-мелиорант һәм экологик яктан чита инновацион продукт нигезендә сапропель агроминералы җитештерүче яңа, заманча завод төзүне тормышка ашырды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20