Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.12.2015

ТР Президенты: “Университетларны инновацион үсеш нокталарына әверелдерү мөһим”

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан университетында Татарстан вузлары ректорлары белән очрашты.

Очрашуны ачып җибәреп, республика лидеры очрашуга кадәр КФУның Попечительлек советы утырышы узганын искәртте. “Университетның мәгариф үзәге генә түгел, инновацияләр үзәге, аларны чынга ашырырлык кешеләрне туплау үзәге булуы да мөһим. Бу зур көч һәм тырышлык таләп итә. Минемчә, КФУ – республикабызда беренче сафта торучы университет”, - дип билгеләп узды Р.Миңнеханов. Ул мәгариф системасының республиканың конкурентлы өстенлеге булуын ассызыклады.

Миңнеханов бүгенге көн вазгыятенең киеренке булуына игътибарны юнәлтте. “Соңгы вакытта булган вакыйгалар безнең эшне катлауландырды. Университет ул ябык киңлек түгел, - бөтендөнья белем, тикшеренүләр системасына кушылган белем бирү учреждениесе. Санкцияләр белән бәйле барлык вакыйгалар һәм башкалары да нәтиҗәле эшчәнлеккә уңай йогынты ясамый. Икенче яктан, без илебездә тикшеренүләр, белгечләр һәм технологияләрнең минимумы булырга тиешлеген аңлыйбыз. Бездә көндәшле технологияләр була икән, беркем дә санкцияләр игълан итмәячәк”, - дип ышана ул.

“Университетларны яңа идеяләр һәм яңа продуктлар булдыра торган инновацион үсеш нокталарына, интеллектуаль үзәкләргә әверелдерү мөһим”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Президент мәктәпкә кадәр һәм мәктәп белеме әһәмиятен дә билгеләп үтте. Шулай ук мәгариф сыйфаты, педагогларны әзерләү темаларына тукталды.

Ректорлар белән очрашуда, шулай ук, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм башкалар катнашты.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20