Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.08.2015

ТР Президенты вазифасына кандидатлар бушлай 60 минут эфир вакыты алды

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә ТР Президенты вазифасына теркәлгән кандидатлар арасында “Яңа гасыр” ААҖ телерадиокомпаниясе, “Татарстан”, “Казань” ТРК каналларында бушлай эфир вакытын билгеләү буенча җирәбә салдылар.
Җирәбә салуда Рушания Бильгильдеева, Руслан Йосыпов, ТР Президенты вазифасына кандидатлар Рөстәм Миңнеханов һәм Хафиз Миргалимовның тулы вәкаләтле вәкилләре, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм “Татмедиа” АҖ вәкилләре катнашты.
Теркәлгән кандидатлар арасында бушлай эфир вакытын билгеләү буенча җирәбә салу телерадиокомпанияләр тарафыннан кандидатлар теркәлү чираты буенча үткәрелде.
Җирәбә үткәрү башланганчы телерадиотапшырулар оешмасы вәкилләре 2015 елда сайлаулар үткәрү өчен билгеләнгән бушлай эфир вакыты күләмен белдерде. Аннары телерадиокомпания вәкилләре телетапшырулар оешмасы исеме язылган конвертлар тәкъдим итте, анда эфирга чыгу көне һәм вакыты турында мәгълүмат язылган битләр салынган иде.
Эфир вакытын билгеләү гамәлдәге закон нигезендә һәр теркәлгән кандидатка 60 минут исәбеннән билгеләнде.
Җирәбә нәтиҗәләре буенча бшлай эфир вакыты бирү графигы ММЧ ында һәм ТР ҮСК сайтында урнаштырылачак, дип белдерделәр республика Үзәк сайлау комиссиясендә.
Дәүләт вакытлы матбугат редакцияләре җирәбәне мөстәкыйль рәвештә үткәрә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20