Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.02.2015

ТР Президенты Венгриянең авыл территорияләрен үстерү министры белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Венгриянең авыл территорияләрен үстерү министры Шандор Фазекаш белән очрашты.
Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Шандор Фазекашка һәм барлык Венгрия җитәкчелегенә 2014 елның декабрендә Татарстан Республикасы делегациясе визитын оешырганнары өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Республикасы Президенты бу визитны уңышлы дип атады.
Аннары яклар Россия-Венгрия мөнәсәбәтләре кысаларында хәзерге икътисадый шартларда авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлекнең киләчәк адымнары буенча фикер алышты, дип белдерә республика башлыгы матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20