Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.02.2016

ТР Президенты Япониядә "Mitsubishi Heavy Industries" чүп эшкәртү заводында булды

 Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япония башкаласы Токиога эш сәфәре кыла. Сәфәренең төп максаты – 29 февральдә узачак «Сәүдә-сәнәгать диалогы: Россия – Япония» бизнес-миссиясендә катнашу. Россия делегациясенә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелек итә.

Эш программасы кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Денис Мантуров бүген "Mitsubishi Heavy Industries" чүп эшкәртү заводында булды. Предприятиенең гомуми мәйданы 24 мең кв. м, 1995 елда ачылган һәм көненә 400 тоннага кадәр каты калдыклар эшкәртә ала.

Япония башкаласында тагын 20 шундый үзәк эшли. Завод җитәкчесе Нисикава Тайитиро сүзләренә караганда, "Mitsubishi Heavy Industries" Токионың 23 районында чүп-чар эшкәртә, аларда 9 млн кеше яши. Уртача һәр предприятие елына 100 мең тоннага кадәр чүпне юк итә.

Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры билгеләп үткәнчә, бүген Россиядә мондый комплекслар оештыру буенча актив эш алып бара. «Сезнең тәҗрибә безнең өчен бик кызыклы, ул Россия мегаполисларына да бик кирәк. Бүген монда Татарстан Республикасы, Ульяновск өлкәсе һәм Хабаровск крае җитәкчеләре бар. Алар шулай ук сезнең эшләнмәләрне куллану белән кызыксыналар», - диде Денис Мантуров.

Таныштыру экскурсиясе барышында кунакларга чүп эшкәртү предприятиесе эше турында җентекләп сөйләделәр. Рөстәм Миңнеханов японнарның каты калдыкларны яндыру юлы белән җитештерелгән җылылык һәм пар кулланулары белән кызыксынды, шулай ук зарарлы һәм агулы матдәләр бүленеп чыгудан саклану чаралары турында сорашты.

Искәртеп үтәбез: моңарчы Татарстан Республикасы Президенты Япония башкаласында шактый тарихи-мәдәни объектларда, шул исәптән Атаго храмында, Император сарае мәйданында һәм Рикугиэн бакчасында, булды. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Токио үзәгендәге яңа модель автомобильләр һәм раритет машиналар күргәзмәсен карады, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20