Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.02.2015

ТР Президенты: "Ютазы районы перспективалы, биредә команда җайга салынган"

ТР Президенты: "Ютазы районы перспективалы, биредә команда җайга салынган"  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ютазы муниципаль районы советы утырышында катнашты. Анда Ютазының 2014 елдагы социаль-икътисади үсешенә нәтиҗәләр чыгарылды һәм 2015 елга бурычлар билгеләнде. Чарада ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов катнашты.

Төп доклад белән район башлыгы Рөстәм Нуриев чыгыш ясады. Ул билгеләп узганча, былтыр районның төп социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре уңай динамикалы булган. Аерым алганда, тулаем территориаль продукт күләме 2013 ел дәрәҗәсенә карата 105 процентка артып, 5 млрд 130 млн сум тәшкил иткән. Әлеге күләмдә кече бизнес өлеше -  25 процент. Нефть тармагын кертмичә, сәнәгать предприятиеләре саткан продукция күләме 3 миллиард 780 миллион сум тәшкил иткән (алдагы ел белән чагыштырган вакытта артым - 104 процент). Барлык чыганаклар хисабына төп капиталга инвестицияләр 5 процентка артып, 630 миллион сумга җиткән. Уртача хезмәт хакы 12 процентка - 21 меңгә кадәр күбәйгән. 2014 елга районның берләштерелгән бюджеты табышлар буенча расланган фаразга карата 21 процент артым белән үтәлгән, бу 630 млн сумны тәшкил иткән.  Район бюджетының үз кереме - 280 миллион сум, расланган фараз 16,5 процентка арттырып үтәлгән.  

Әмма, башлык сүзләренчә, район икътисады үсү фонында ике җирле предприятие - Урыссу химия заводы һәм Урыссу ГРЭСы катлаулы хәлдә калган.

Шул ук вакытта Р.Нуриев "Урыссу" сәнәгатьмәйданчыгы үсешен билгеләп үтте. Бүгенге көндә идарәче компания биш резидент белән килешү төзегән, сәнәгать мәйданчыгында барлыгы 55 кеше хезмәт куя. Көтелгән еллык табыш - 170 млн сум. 2015-2016 елларда мәйданчыкта эшләүчеләр санын 150 кешегә, ә гомуми табыш күләмен 260 млн сумга кадәр җиткерү ниятләнә.

Район икътисадында шулай ук мөһим урынны биләгән агросәнәгать секторына килгәндә исә, узган ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 830 млн сумга җиткән. Тармакта уртача эш хакы 16 мең сумга кадәр арткан, мөгезле эре терлекнең баш саны 4 меңгә кадәр җиткән, 13 сөтчелек фермасына реконструкция ясалган.

Район башлыгы сүзләренчә, мәгариф өлкәсендә дә шактый уңышларга ирешелгән. Аерым алганда, БДИ нәтиҗәләре буенча ТР муниципалитетлары рейтингында Ютазы районы 2014 елда соңгы урыннардан математика буенча 10нчы һәм рус теле буенча 26нчы урынга күтәрелгән. Ютазы һәм Урыссуның 3нче мәктәбе Татарстанның иң яхшы 100 мәктәбе арасына кергән.

Узган елның тискәре тенденцияләре арасында җитәкче демографик вазгыятьне атады. Былтыр районда, 2013 ел белән чагыштырганда, 32 балага кимрәк туган, ә 8 кешегә күбрәк үлгән.

Ютазы районының 2014 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләрен бәяләп, Татарстан Президенты, аерым алганда, муниципалитетның сәнәгать һәм кече бизнес өлкәсендәге уңышларын билгеләп үтте. "Кечкенә генә район кебек, әмма биредә кече бизнеска түгел, ә урта бизнеска керүче предприятиеләр дә бар. Аларга белгечләр, инфраструктура, сәүдә базарлары кирәк. Болар барысы да искә алынырга тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Районның иң зур предприятиеләренең берсе - Урыссу ГРЭСының катлаулы хәлдә калуын шәрехләп, ТР Президенты кайчандыр, татар һәм башкорт нефтьләрен үзләштерә башлаган вакытта, әлеге объектның ил икътисадын күтәрү объекты локомотивы булуын искәртеп узды. Бүгенге көндә ГРЭС үзенең техник параметрлары буенча заман таләпләренә туры килми һәм базарда эшли алмый. Республика башлыгы хәбәр иткәнчә, "Татнефть" генераль директоры Наил Маганов белән компаниянең ГРЭС проблемаларын хәл итүдә булышу мөмкинлеге хакында фикер алышканнар. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу шул исәптән социаль бурыч та, чөнки предприятие 270 кешене эш белән тәэмин итә. "Бу яхшы урыннар, бу индустриаль мәйданчык, анда гади кешеләр генә түгел, ә яхшы белгечләр эшли. Ә без шуны югалтабыз. Бу тема бер дә гади түгел, әмма мин нефтьчеләр ярдәме белән хәл итү юлын табарбыз дип өметләнәм", - диде ул.

2015 елда район каршында торган төп бурычлар арасында, Рөстәм Миңнеханов муниципаль дәрәҗәдә кризиска каршы чараларны тормышка ашыру, яңа эш урыннары булдыру һәм искеләрен саклап калу, җирде продукцияләр җитештергән продукциясе сату базарларын табу, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру атады.

Чыгышы азагында Рөстәм Миңнеханов Ютазы районы җитәкчеләре һәм активына 2014 елдагы нәтиҗәле эш өчен рәхмәт белдерде. "Минемчә, Ютазы районы перспективалы, биредә команда җайга салынган", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Утырышны тәмамлап, ТР Президенты муниципалитетның кайбер вәкилләренә бүләкләр тапшырды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20