Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.06.2016

ТР Президентына Лаеш районында торак комплексы төзү проектын тәкъдим иттеләр

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка бүген «Долина Махаон» торак комплексы төзү проектын тәкъдим иттеләр. Презентация ТР Хөкүмәте йортында утырышлар залында узды.
Проектны тәкъдим итүче компания төзелеш өлкәсендә уңышлы тәҗрибәгә ия. Хәзер республика территориясендә өч эре проект чынга ашырыла, бер проект – Мәскәү өлкәсендә.
«Долина Махаон» – ТР Лаеш районы Кече Кабан авылы территориясендә заманча корылма проекты. Җир участогының гомуми мәйданы – 180 га, участок «Ак Барс Капитал» идарәче компания милке булып тора.
Компания вәкилләре белдергәнчә, проектта яңа алым кулланылган, Европа тәҗрибәсенә өстенлек бирү ниятләнә. Проектка архитектура һәм урбанистика өлкәсендә экспертлар җәлеп ителгән, ябык конкурста 23 архитектура бюросы катнашкан. Үз портфолиоларын шәхсән тәкъдим итү өчен Казанга иң көчле 11 команда килгән. Нидерландтан Levs Architecten бюросы кызыклы төзелеш концепциясен тәкъдим иткән.

Презентациядә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, «Татинвестгражданпроект» ДУП, ТР Баш инвестицион төзелеш идарәсе, ТР Дәүләт торак фонды, «Ак Барс Капитал» ИК һәм башка оешмалар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20