Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.03.2016

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе Токиода зур медицина үзәкләрендә булды

ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин җитәкчелегендәге делегациясе Япониянең башкаласы Токиода иң зур медицина үзәкләрендә булды, дип хәбәр итә министрлыкның рәсми сайты.

Япониянең ракка каршы илкүләм институтына бару белгечләргә Япониядә яман шешне башлангыч чорында диагностикалау, скрининг, пациентларны дәвалау һәм тернәкләндерү мәсьәләләрен җентекләп өйрәнергә мөмкинлек биргән. Илнең онкологик учреждениеләрендә 25 елдан артык 5 төр авыру (ашказаны рагы, аналык муентыгы рагы, үпкә рагы, сөт бизләре рагы һәм колоректаль рак) буенча скрининг программалары нәтиҗәле эшли. Институт хезмәткәрләре яман шешне профилактикалау, халыкны дәвалау процессы турында даими хәбәрдарлыкта тотуга зур игътибар юнәлтә.

Saisekai Yokohamasi Tobu күпфункцияле медицина үзәгендә Татарстан делегациясенә кабул итү, тернәкләндерү, операция ясау бүлмәләре, нур терапиясе бүлекләре күрсәтелгән. Үзәк җитәкчелеге белән очрашу барышында, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясенә Da Vinci робот хирургиясе комплексы үзенчәлекләре күрсәтелгән. Япониядән коллегалар белән элемтәләр һәм тупланган тәҗрибә, һичшиксез, Татарстан стационарларында да кулланылачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20