Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.03.2015

ТР студентларының VIII конгрессы була

 24 һәм 25 мартта Татарстан Республикасы студентларының VIII конгрессы була. Әлеге чара КФУның “Уникс” спорт комплексында, шулай ук Казанның башка уку йортлары мәйданчыкларында узачак.

Татарстан Республикасы студентлар конгрессы студентларның актуаль проблемалары буенча фикер алышу, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап табу, тәкъдимнәр җиткеру һәм практик ярдәм алу өчен ачык мәйданчык булып тора.

Әлеге чара ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә Татарстан Студентлар лигасы тарафыннан уздырыла.

Конгресс эше дүрт секция һәм дүрт түгәрәк өстәл рәвешендә оештырылачак: спорт, сәламәт яшәү рәвеше һәм иминлек нигезләре, фән һәм мәгариф, социаль мәсьәләләр, хокукларны яклау, студентларның хокукый белеме, студентлар үзидарәсе, мәдәният һәм иҗат, медиа.

Секцияләрдә төрле юнәлешләр тәкъдим ителә. Һәр студент секция һәм түгәрәк өстәл эшендә катнаша ала. Түгәрәк өстәлләрдә исә урта махсус уку йортларында үзидарә, Татарстанның чит ил студентлары, мәгариф оешмасы кысаларында коррупциягә каршы эшчәнлек, патриотик юнәлеш, яшьләр эшмәкәрлеге кебек мәсьәләләр кузгатыла. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20