Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
05.05.2017

ТР урман хуҗалыгы министрлыгы Татарстанда югары янгын куркынычы турында кисәтә

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы республика халкын югары янгын куркынычы турында кисәтә. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

5 майда урманнарның югары, дүртенче класс янгын куркынычы түбәндәге районнарда көтелә: Әлмәт, Зәй, Нурлат, Чирмешән, Әлки, Аксубай, Бөгелмә, Лениногорск, Баулы, Ютазы.

Татарстан урманчылары ут белән бик сакчыл эш итәргә киңәш бирә. Барлык яну очраклары турында республика халкы турыдан-туры урман сакчыларына бушлай телефон аша хәбәр итә ала: 8−800−100−94−00.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин