Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.06.2016

ТР Язучылар берлегенең XVIII корылтае резолюциясе кабул ителде

 “Казан” милли мәдәният үзәгендә ТР Язучылар берлегенең XVIII корылтаенда катнашучылар төп документ булган резолюцияне кабул итте.

Резолюция проекты буенча берлек әгъзасы Рәмис Аймәт чыгыш ясады. Ул ике корылтай арасында (2012-2016 еллар) Язучылар берлеге үзенең эшчәнлеген оешманың Уставына, ТР Конституциясе һәм кануннарына, шулай ук ТР Язучылар берлеге идарәсе карарларына таянып алып барганын билгеләп узды.

Тәрҗемәчеләрнең дә әдәби тәрҗемә өлкәсендәге уңышларын исәпкә алып, Татарстан Язучылар берлегенең ике корылтай арасында республика язучыларының 500дән артык китабы дөнья күргән. Бу китаплар Татарстан, Уфа, Мәскәү, Чабаксар, Ульяновск, Төркия, Әзәрбайҗан, Казакъстан һәм башка нәшриятларда басылып чыккан.

Язучылар берлеге рәисенең хисап докладын, делегатларның фикер алышуларын һәм чыгышларын тыңлаганнан соң, XVIII корылтайда түбәндәге тәкъдимнәрне кертелде:

- ТР Хөкүмәте белән берлектә, күренекле әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләренең истәлекләрен мәңгеләштерү буенча озакка исәпләнгән план төзергә. Әлеге планны гамәлгә ашыруда төп чыгымнарны дәүләт һәм хәйриячеләр үз өстенә алырга тиеш;

- Татарстан әдәбиятын пропагандалау максатыннан, шәһәрләрдә, район үзәкләрендә, торак пунктларда китап кибетләре ачарга, китапханәләрдә китап сату оештырырга, дәүләт заказы кысаларында аларның фондларын тулыландырып торырга;

- татар әдәбияты классикларының, халык язучыларының һәм аеруча талантлы авторларның күптомлыкларын дәүләт хисабына нәшер итүне туктатмаска;

- Мәдәният министрлыгы белән берлектә, татар язучылары әсәрләрен рус теленә һәм башка телләргә тәрҗемә итеп чыгаруның озак сроклы программасын эшләргә;

- Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, югары уку йортларында файдалану өчен (шул исәптән башка төбәкләрдә яшәүчеләр өчен дә) татар язучыларының аудио-видео китапларын чыгарырга;

- әдәби иҗатка сәләтле яшьләрне үстерү буенча иҗади эшне көчәйтергә, әдәби берләшмәләрнең һәм түгәрәкләрнең әһәмиятен күтәрергә, дәүләт оешмаларының игътибарын яшь язучылар тәрбияләү һәм үстерү мәсьәләләренә юнәлтергә;

- классикларның һәм хәзерге заман язучыларының әсәрләрен дәреслекләргә күбрәк кертергә;

- социаль ипотека программасы кысаларында Татарстан язучыларының торак шартларын яхшырту максатында, дәүләт органнары, шул исәптән ТР Мәдәният министрлыгы аша, Язучылар берлеге әгъзаларына өстенлекләр бирергә;

- язучыларның ялын һәм иҗат чорларын оештыруда шифаханә-курортларга ташламалы юлламалар бирүне дәүләт тәэмин итәргә тиеш.

Корылтайны алып барган Зиннур Мансуров бер төркем съезд делегатларыннан тәкъдимнәр кертелгәнен әйтте. Язучылар берлеге әгъзалары элеккеге “Болгар” номерлары урнашкан яңа бинаны үзгәртеп коруны тәкъдим итә. Алар Тукай яшәгән 40 нчы бүлмә катын тулысынча татар әдәбияты тарихына багышланган Тукай мемориаль үзәге итеп күрергә тели. Анда татар тарихында тирән эз калдырган бөек шәхесләр турында да мәгълүмат тупланган булырга тиеш, диелә.

Фәүзия Бәйрәмова телевидениедә татар язучылары белән даими тапшырулар алып баруны тәкъдим итте. Делегатлар аның бу фикерен хуплады. Ким дигәндә, аена бер тапкыр дигән сүз чыкты, тик атна саен кирәк диючеләр дә табылды.

Нәҗибә Сафина резолюциядә язучыларның милли мәгариф системасын торгызуны таләп итүләре турында мәгълүмат булырга тиешлеген белдерде. Шулай ук, делегатларның берсеннән, читтә яшәгән татар шагыйрьләрен барларга кирәк, дигән фикер дә яңгырады.

Зиннур Мансуров тәкъдимнәрнең камилләштерелеп, резолюциягә өстәләчәген әйтте. “Берлекнең яңа идарәсе шул резолюция буенча эшләячәк дигән өметтә калам. Мондый актив корылтайларны соңгы елларда хәтерләмим. Сабыр булдыгыз, азаккача утырдыгыз, тәкъдимнәрегезне керттегез”, - дип, ул корылтай делегатларына рәхмәтен җиткерде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20