Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.04.2015

ТР Югары суды "Булгария" су төбенә китү турындагы эшнең биш фигурантының икесенә җәзаны үзгәртте

Татарстан Югары суды "Булгария" су төбенә китү турындагы эш буенча хөкем карары чыгарды. Эшнең ике фигурантына карата җәза чарасы үзгәртелгән.

"Татар-информ" агентлыгына ТР Югары суды матбугат секретаре Наталья Лосева хәбәр иткәнчә, апелляция инстанциясе карары буенча Росречрегистрның өлкән эксперты Яков Ивашовка карата амнистия кире кагылган, җәза катгыйландырылган: ул 5,5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Искәртеп узабыз: җәй көне Казанның Мәскәү районы суды карары буенча Ивашов амнистия буенча азат ителгән иде.

Судноның субарендаторы Светлана Инякинага карата җәза йомшартылган: ул элек билгеләнгән 11 ел урынына 9,5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. ТР Югары суды калган өч фигурантка карата җәзаны үзгәрешсез калдырган: Ирек Тимергазиев 6, Владислав Семенов 5, Рамил Хәмитов 6,5 елга ирекләреннән мәхрүм ителгән.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20