Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
01.08.2017

Транспорт министрлыгы эчке чартерларны субсидияләү фикерен хуплаган

Россия транспорт министрлыгы ил эчендәге чартер рейсларны субсидияләү фикерен хуплап чыккан. Бу хакта транспорт министры Максим Соколов җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС агентлгы.

«Бюджеттан финанс лау бар икән — нишләп әле кертмәскә. Ләкин барысы да бюджет чикләүләре кысаларында башкарылырга тиеш. Өстенлек даими эшләүчеләргә биреләчәк», — дигән Соколов. Ул шулай ук әлегә тиешле канун проектын күрмәвен дә җиткергән.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә эчке чартер рейсларны субсидияләү программасы гамәлгә керергә мөмкин. Федерация Советының икътисади сәясәт буенча комитеты шул хактагы тәкъдимнәрне Хөкүмәткә юллаган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии