Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
02.08.2017

Тәрбиягә алган балаларга мөнәсәбәтне “Таяну ноктасы” ачыклый

Тәрбиягә алган бала үзеңнеке кебек була аламы? Гаиләгә бала алган ата-аналар адаптация чорында нинди проблемалар белән очраша? Май аеннан бирле «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Зур гаилә» акциясе дәвам итә. Шул уңайдан «Таяну ноктасы» гаилә мәсьәләсенә кагылган сорауларга җавап эзли. «Тапкан түгел, баккан ана» ди безнең халык. Бүген «Таяну ноктасы» тапшыруы телевизор караучыларны тәрбиягә алган балалар мәсьәләсе турында төпле әңгәмәгә чакырып кала.

Тәрбиягә алган балалар темасына мөнәсәбәттә үз фикерләрен түбәндәге студия кунаклары җиткерә: адвокат Зөбәйдә Яхина, психолог Айсылу Нәгыймова, журналист Гөлгенә Шиһапова һәм күпбалалы ана, шагыйрә Йолдыз Шәрәпова.

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 2 нче август, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера