Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.01.2015

ТРда 2015 елда күп фатирлы йортларда капиталь төзекләндерү программасына 999 йорт кертелгән

Татарстанда 2015 елда күп фатирлы йортларда капиталь төзекләндерү программасына 999 йорт кертелгән. Программаның гомуми бәясе 4,71 миллиард сум тәшкил итәчәк. Бу мәгълүматлар бүген видеоконференция режимында узган киңәшмәдә бәян ителде. Аны Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин үз чыгышында хәбәр иткәнчә, капиталь ремонт программасында 42 муниципаль берәмлек катнаша. Гыйнвар азагына кадәр подряд оешмалар сайлап алыначак, шул ук вакытта 683 йортта подрядчылар билгеләнгән, 211 йортта төзекләндерү эшләре башланган.

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, 2015 елда капиталь төзекләндерү программасына 126 гомуми белем бирү учреждениесе кертелгән, программаны гамәлгә ашыруга 2,33 миллиард сум каралган. 23 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, программага кергән 99 объектта эшләр инде башланган да.

Министр шулай ук  республикадагы тормышка ашырылучы башка инфраструктур программалар турында да бәян итте, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Рөстәм Миңнеханов подрядчылар эшкә керешә алсын өчен, аларны аванслар белән тәэмин итүне йөкләде. "Материалларның бәяләре буенча товар җибәрүчеләр белән эшләргә, чыгымнарны мөмкин кадәр киметергә тырышырга кирәк", - диде ТР Президенты.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20