Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.11.2015

ТРда 35 төр хезмәт электрон форматта күрсәтүгә күчереләчәк


ТРда 35 төр хезмәт электрон форматта күрсәтүгә күчереләчәкТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан, республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә, хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерүнең яңартылган планы әзерләнгән. Аңа дәүләт, муниципаль һәм социаль әһәмияткә ия 35 хезмәт кергән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган утырышта ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.

Хөкүмәт йортында “Россия Федерациясе Президентының 2012 нче елның 7 нче маендагы Указының “Дәүләт идарәсе системасын камилләштерүнең төп юнәлешләре турында” “в” пункты күрсәткеченә ирешү өчен дәүләт, муниципаль һәм социаль әһәмияткә ия хезмәтләрне электрон төргә күчерү буенча чаралар планын раслау турында”гы утырышта РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының “Электрон Хөкүмәт” үсеше департаменты директоры Владимир Авербах, ТР Президенты Аппараты, Дәүләт Советы, Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре, ведомство җитәкчеләре һ.б. катнашты.

Илдар Халиков утырышны ачып җибәреп, Татарстанның мәгълүматлаштыру өлкәсендә үткән юлы яхшы нәтиҗәләр биргәнен, республикада яшәүче халык тарафыннан уңай кабул ителүен билгеләп узды. Хөкүмәт җитәкчесе ассызыклаганча, хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү аларның үтемлелеген арттыра, финанс һәм вакыт чыгымнарын киметә.

Илдар Халиков билгеләп узганча, бүген ТР дәүләт хезмәтләре порталында 220 дән артык хезмәт һәм сервис гамәлдә. 2015 нче елның 10 аенда гражданнарга 46 млн хезмәт күрсәтелгән. Илдар Халиков электрон хезмәтләрдән, башлыча, яшьләр һәм олы буын вәкилләре файдалануын, ниндидер сәбәпләр аркасында, урта буын вәкилләренең пассив булуын билгеләп узды. 

Роман Шәйхетдинов чыгышында билгеләп узганча, Россия Федерациясе Президентының май Указы белән төбәкләр алдында 2018 нче елга 70 процент хезмәтне электрон рәвештә күрсәтү бурычы куелган. 

Министр ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан, республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә, хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерүнең яңартылган планы әзерләнүе турында хәбәр итте. Бу планга төбәк дәүләт, муниципаль һәм социаль әһәмияткә ия 35 хезмәт кергән. Алар эшчәнлек өлкәсе буенча Татарстанның 9 министрлыгы, ведомствосы һәм учреждениесе буенча бүленгән. 13 хезмәт электрон төргә беренче тапкыр күчерелә, 22 се оптимизацияләнәчәк.

Роман Шәйхетдинов әйтүенчә, тапшырыла торган гаризалар санында социаль яклау өлкәсенә кагылышлылары аеруча зур өлешне алып тора. Аннан соң мәдәният һәм архив, мәгариф һәм фән, гаилә, хезмәт һәм мәшгульлек белән бәйле хезмәтләр бара. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәтләре буенча гаризалар саны пландагы 35 хезмәт буенча 50 проценттан артык.

Р. Шәйхетдинов сүзләренә караганда, архив белешмәләре һәм язуларын бирү буенча хезмәтләр мөһим санала. Татарстанның муниципаль һәм дәүләт архивлары тарафыннан ел саен 283 мең хезмәт күрсәтелә. Бу хезмәтләр буенча кәгазь формасында тапшырылган гаризалар күләме югары булып кала. “Безнең бурыч – гаризаларны тулысынча электрон форматта бирүгә күчү”, - дип белдерде министр.

Министр әйтүенчә, төзелеш һәм торак фондны торак булмаган биналарга әйләндерүгә гаризалар электрон рәвештә бирелә башлаячак. Төзелеш һәм үзгәртеп коруга электрон рөхсәт бирү өчен республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы җавап бирәчәк.

Роман Шәйхетдинов сүзләренә караганда, аучылык билетларын бирү буенча хезмәтләр, реклама конструкцияләрен урнаштыруга рөхсәт, муниципаль милекне рәсмиләштерү, җир кишәрлеген даими кулланылышка бирү буенча хезмәтләр оптимизацияләнеп, электрон рәвешкә күчереләчәк.

Чаралар планы кысаларында министрлык хезмәтләрне электрон төргә күчереп кенә калмаячак, гражданнарга электрон сервис мөмкинлекләре турында аңлату эшләре дә үткәрәчәк. Моның өчен электрон хезмәтләрне популярлаштыру планы эшләнгән. Беренчедән, һәр министрлык, ведомство һәм районга үз рәсми сайтында хезмәтләрне электрон форматта күрсәтү турында бүлек булдыру зарур. Бу бүлектә электрон хезмәтләрнең өстенлеге, Татарстан һәм Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталларында теркәлү тәртибе турында мәгълүмат булырга тиеш.

Икенчедән, хакимият органнары бу бүлектә гамәлгә ашырылган электрон хезмәт һәм сервисларга сылтамалар урнаштырырга тиеш булачак. Өченчедән, хакимият органнарына һәм районнарга аена, ким дигәндә, бер тапкыр электрон хезмәтләр турында яңалыклар урнаштырырга, кварталга, ким дигәндә, 1 тапкыр элекрон хезмәтләр темасына брифинглар уздыру зарур.

Илдар Халиков бу эшнең, беренче чиратта, халык өчен башкарылуын белдерде, шуңа күрә халык та бу процесска җәлеп ителгән булырга тиеш. “Халыкның мөһим ихтыяҗлары буенча сораштырулар үткәрү кирәк. Электрон системага карата шикаятьләр дә булуы мөмкин. Әгәр без хезмәтне уңайсыз иткәнбез икән, халык аннан файдаланмаячак. Бу зур минус”, - диде Премьер-министр. Ул, шулай ук, баш табибларга, мәктәп директорларына, башка һөнәр ияләренә кәгазь документлар, белешмәләр тутыру мәсьәләсендә эшне җиңеләйтергә кирәк, дигән фикерен җиткерде. 

  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20