Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.04.2016

ТРда агросәнәгать-комплексы предприятиеләре арасында язгы кыр эшләренә әзерләнү буенча конкурс башлана

ТРда агросәнәгать-комплексы предприятиеләре арасында язгы кыр эшләренә әзерләнү буенча конкурс башлана ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПК оешмалары арасында 2016 елгы язгы кыр эшләренә әзерләнү буенча конкурс уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды, дип хәбәр итә ведомство.

Чарада ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, урынбасарлар Тәлгать Таһирҗанов, Ришат Хәбипов, Илдус Габдрахманов, министрлык белгечләре һәм башкалар катнашты.  

«Бүгенге һава шартлары безне сөендерә. Хәзер безнең алда зур бурычлар тора. Шулар арасында – хуҗалыкларда техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү уздыру», - дип хәбәр итте министрның беренче урынбасары Николай Титов.  

Аның сүзләренә караганда, конкурслар уздырганда, әзерләнгән авыл хуҗалыгы техникасының сыйфатына, машиналар һәм агрегатлар саныннан чыгып, эшләр башкаруның срокларына, хезмәтне саклау кагыйдәләренең һәм эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә куркынычсызлык техникасының үтәлешенә аерым игътибар итәргә кирәк.  

Илдус Габдрахманов комиссия әгъзаларына агрономнар белән аралашканда, шулай ук, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең складларына салынган орлыкларның күпме күләмдә булуына һәм фитопатологик анализның булу-булмавына игътибар итәргә кирәк, дигән күрсәтмә бирде.  

Татарстан муниципаль районнарында АПК оешмалары арасында 2016 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек мәсьәләләре буенча конкурслар 2016 елның 4 апреленнән 10 апреленә кадәр узачак.   Техниканың әзерлек торышы һәр ремонтланган техника төре буенча техник таләпләр нигезендә билгеләнәчәк.  

ТР агросәнәгать комплексының иң күп балларны җыйган ике оешмасы конкурста җиңүчеләр дип танылачак.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20