Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.03.2016

ТРда транспорт чарасын табигый газга күчерү чыгымнарын субсидияләү программасы 100ләп кешедә кызыксыну уяткан

Татарстанда транспорт чараларын табигый газга күчерү чыгымнарына дәүләт субсидияләре һәм хосусый инвестицияләр бүлеп бирү буенча программа 500ләп юридик һәм физик затта кызыксыну уяткан. Әлеге программа турында күбрәк беләсе килеп, 100 физик һәм 400 юридик зат мөрәҗәгать иткән.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә ТР икътисад министрының беренче урынбасары – Эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин хәбәр итте. Ул әлеге программаның быел, Татарстан территориясендә газ-мотор ягулыгы базарын үстерүгә этәргеч бирә торган чаралар комплексы кысаларында, 1 марттан гамәлгә ашырыла башлавын искәртеп, бүген газ-мотор ягулыгы базарын үстерү республика дәрәҗәсендә дә, ил дәрәҗәсендә дә актуаль мәсьәлә санала, аңа зур игътибар бирелә, дип билгеләп үтте. Бу, иң беренче чиратта, табигать байлыкларыннан рациональ файдалану һәм экологик вазгыятьне яхшырту заруриятенә бәйле.

Метан – мотор ягулыгының альтернатив төре, ул “Евро 5” югары экологик стандартларга туры килә. Нефть ягулыгы урынына табигый газ кулланганда, зарарлы матдәләр 3 тапкырга азрак бүленеп чыга. Өстәвенә, бәясе дә, бензин яки дизель ягулыгы белән чагыштырганда, 3 тапкыр арзанрак. Бу уңайдан Рөстәм Сибгатуллин төгәл мисаллар да китерде. Әйтик, “Лада Гранта” автомобиле 100 чакрымга, уртача алганда, 10 л ягулык сарыф итә дип алыйк. Димәк, бу араны узу өчен 337 сумлык бензин яки 115 сумлык метан газы кирәк булачак. Шул рәвешле, автомобиль йөртүченең 222 сумы янга кала дигән сүз. “Газель 3302” автомобилендә 100 чакрымга янга калдырылган акча күләме 375,5 сум тәшкил итә, “КамАЗ 5410”да – 990 сум.

Яна торган матдәләрнең классификациясе буенча да метан иң куркынычсыз саналган IV класска карый. Чагыштыру өчен: бензин III, пропан-бутан II класска керә. Эш шунда ки: метан атмосфера һавасыннан 2 тапкырга җиңелрәк булганлыктан, газ чыга калса да, ул җыелып тормый, ә тиз арада очып бетә, дип ачыклык кертте Рөстәм Сибгатуллин. Ул искәртеп узганча, ТР Икътисад министрлыгы транспорт чараларын табигый газга күчерү чыгымнарына дәүләт субсидияләре һәм хосусый инвестицияләр бүлеп бирү буенча программаның операторы булып тора. Проектта юридик һәм физик затлар катнашырга хокуклы. Алардан гаризалар авторизация үткән транспортны яңадан җиһазландыру пунктлары аша (аларның саны республика буенча әлегә 7 генә) яки турыдан-туры ТР Икътисад министрлыгында кабул ителә (Казан ш., Мәскәү ур., 125 каб.). Сораулар туса, министрлыкка (843) 524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.

ТР икътисад министрының беренче урынбасары сүзләренчә, яңа программа кысаларында барлыгы 1,5 меңләп транспорт чарасын – 1 мең җиңел һәм 500 йөк машинасын, ТР бюджетыннан бүлеп бирелгән субсидия хисабына компенсацияне кулланып, яңадан җиһазландыру күздә тотыла.

Автомобилен табигый газга күчерергә теләк белдергән физик зат иң элек транспортны яңадан җиһазландыру пунктына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Әлеге пунктта экспертизаның беренче этабы уздырыла. Бу этапта алынган мәгълүмат экспертиза лабораториясенә җибәрелеп, әлеге транспорт чарасын яңадан җиһазлауга рөхсәт бирү яки бирмәү турында карар чыгарыла. Рөхсәт бирелгән очракта, физик зат яңадан җиһазландыру хезмәте өчен акча түли. Бу этапта “Газпром газ-мотор ягулыгы” ҖЧҖ тарафыннан, транспорт чарасын газга күчерүгә стимуллаштырып, аны кыска вакыт эчендә башкарып чыгу өчен 1,5 мең кубометр ягулык сатып алуга шәхси ягулык карталары тапшырыла. Шуннан соң икенче экспертиза үткәрелә. Аның нәтиҗәләре буенча документлар ЮХИДИгә юллана, транспорт чарасының паспортына машинаның яңадан җиһазландырылуы турында тамга сугыла. Аннан документлар дәүләт субсидиясе алу өчен ТР икътисад министрлыгына тапшырыла. Республика, техниканың төренә карап, чыгымнарның 15 процентыннан алып 30 процентына кадәр субсидияләячәк.

Юридик затлар өчен субсидия алу механизмы башлангыч этапта аерыла. Алар, иң беренче эш итеп, “Газпром газ-мотор ягулыгы” ҖЧҖ филиалына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Оешма мәгълүматны яңадан җиһазландыру пунктына тапшыра. Әлеге пункт, юридик зат һәм “Газпром газ-мотор ягулыгы” ҖЧҖ арасында өч яклы килешү төзелә. Шулай ук экспертиза үткәрелә. Бу этапта юридик затларга елына 1 процент белән ташламалы заем алу мөмкинлеге каралган. Заемны алмаган очракта, “Газпром газ-мотор ягулыгы” ҖЧҖ тарафыннан юридик затларга да 1,5 мең кубометр ягулык сатып алуга шәхси ягулык карталары тапшырыла. Эш механизмының калган өлеше физик затларга каралган тәртип буенча гамәлгә ашырыла.

Рөстәм Сибгатуллин әйтүенчә, быелга Татарстан ягыннан субсидияләү күләме 75 млн сум тәшкил итә. Субсидияләр бу акча сарыф ителеп беткәнчегә кадәр биреләчәк, шуңа дәүләт ярдәме иң өлгерләргә генә тәтеячәк, дип кисәтеп куйды ул.

Бүген автомобильләргә метан ягулыгы тутыру станцияләренең (АГНКС) гомуми саны – 10, шуларның 3се Казанда урнашкан. Быел республикада тагын шундый 4 станция эшли башлар, 5сен проектлау төгәлләнер дип көтелә. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20