Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.11.2017

Тренерлар каршылыгын Чеховта күзәтәләр

Чәршәмбе кичендә “Яңа Гасыр” каналы Подольск шәһәреннән хоккей трансляциясе күрсәтә. Континенталь Хоккей Лигасының чираттагы уен көнендә җирле “Витязь” хоккей клубы белән Казанның “Ак Барс” командасы очраша.

Мәскәү өлкәсе командасын күп еллар “Ак Барс” тренерлык штабында Зиннәтулла Билалетдиновның ярдәмчесе булып эшләгән белгеч Валерий Белов җитәкли. Узган елгы сезонда тренер Чехов командасы белән бергә клуб тарихында беренче тапкыр КХЛ чемпионатының плей-офф өлешенә эләгү бәхетенә иреште.

Команданың соңгы биш сезондагы төп лидеры – тәҗрибәле Максим Афиногенов. Милли Хоккей Лигасында уйнау дәверендә җанатарлар тарафыннан “Акылсыз Макс” дигән кушамат алган Афиногенов һәр сезонда нәтиҗәле уены аша команданы югары үрләр яулауга этәрә. Казанлыларга каршы уенда “Витязь” нинди уен күрсәтә алыр?

Сорауга җавапны хоккей трансляциясен “Яңа Гасыр” каналында карап белә аласыз. Трансляция 15 нче ноябрь 19:30 сәгатьтә башланып китә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20